Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Елховой Сиренькинога күчмә күргәзмә алып барды

Елховой авылына янәшә урнашкан Сиренькино авылында Татарстан территориясендә яшәп тә чуваш телен, әлеге халыкның бай традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм тарихын саклап кала алган гаҗәеп халык яши.

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее фондларында бүләк итеп күрше чуаш авыллары халкы тарафыннан тапшырылган 500 дән артык экспонат исәпләнә. 
20 гыйнвар көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп итү уңаеннан Елховой авылы музее хезмәткәрләре Сиренькино авылы Мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган «Они в наших сердцах. Алар безнең күңелләрдә» күчмә күргәзмәсен оештырды. 

Бөек Ватан сугышы елларында Сиренькино авылыннан 443 кеше фронтка киткән. Шуларның 324е җиңү белән кайткан, 119ы хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

Әлмәт районы мәдәният идарәсе хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса