Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Еласам да, җырлап яшим

Минзилә 1949 елда әтисе Әсхәт - оста баянчы, әнисе Хәтимә - ифрат моңлы җырчы гаиләсендә дөньяга килә. Балачактан ук кызның күңеленә әти-әнисенең моңнары сеңеп калган да инде.

- Әлмәт шәһәренең 9 нчы мәктәбендә укып, җиде сыйныф тәмамладым. Шул чорда ук җырлый башладым, - дип искә ала Минзилә ханым Бәдертдинова.

1964 елда аның әти-әнисе ике кызлары, бер уллары белән Казахстанның Шевченко шәһәренә яңа нефть ятмаларын үзләштерергә китәләр. Минзиләне Баулыда әтисенең әнисе Сәрвиҗиһан әбисенең ишле гаиләсендә калдыралар. Кыз урта белемне шунда ала. Ул елларда мәктәпләрдә тегүче һөнәренә өйрәтү сәгатьләре дә була. Аттестат белән бергә Минзилә дә тегүче дипломы ала һәм эшкә урнаша.

Озакламый тормыш юллары Минзиләне Фәһим исемле егет белән очраштыра һәм кавыштыра. Яшьләр туганнары янына Әлмәткә күченеп кайталар. Минзилә сәүдә училищесында укып, сатучы һөнәрен үзләштерә һәм пенсия яшенә кадәр шул өлкәдә хезмәт итә. Иптәше шофер булып эшли. Тату гаиләдә бер ул, бер кыз тәрбияләнә. Ләкин тормыш гел ал да гөл генә булмый икән шул. 1990 елның көзендә Фәһим юл-транспорт фаҗигасенә юлыгып, каты җәрәхәт ала һәм, ни аяныч, алган яраларыннан мантый алмыйча вафат була.

- Үзем һәм балаларым өчен бу бик зур югалту булды. Ул вакыттагы кичерешләремне сүз белән генә сөйләп аңлатырлык түгел, - ди язма герое.

Олы кайгы кичергәннән соң, бер ел вакыт узып та китә. Үз җаена гына барган тормышка көннәрдән бер көнне улы Рәфис үзгәреш кертә:

- Әни, әйдә әле, боегып утырма, иптәш егетемнең туена киттек.

Чынлап та, бу вакыйга Минзиләнең язмышына күңелле вә ямьле төсмер кертә - туйда танылган баянчы, мөгаллим, композитор Рәис Нәгыймов белән танышу бәхетенә ирешә ул.

- Рәис әфәнде миңа җыр башкаруымны камилләштерергә, сәхнәгә чыгарга ярдәм итте, - дип искә ала ул елларны Минзилә. - Әлмәт җирле радиосында, санаторийларда ял итүчеләр алдында чыгышлар ясый башладым. Шулай итеп җырчы булып киттем.

2000 елда тормышында тагын бер матур борылыш булып куя әле аның: Тәлгать исемле итагатьле кеше белән чәчләре чәчкә бәйләнә. Улы Рәфис тә өйләнә. Озак та үтми, гаиләгә ямь өстәп оныклар - бер кыз, бер малай дөньяга килә. Кызы Гүзәл кияүгә чыгып, оныкларга тагы да баета: Тимур белән Лилиана үсеп килә. Бәхет түгәрәкләнә кебек. Әмма аяз көндә кабат яшен суга. 34 яшен яңа гына тутырган улы Рәфис Кама елгасына су коенырга төшеп (ул гаиләсе белән Алабуга шәһәренә күченгән була), батып үлә. Аны Әлмәткә алып кайтып әтисе янына җирлиләр.

Тормышның чираттагы сынавы йөрәкне тагы да ныграк яралый.

- Ике зур югалту кичердем. Күңелем елый, җаным сыкрый. Язмышымдыр. Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Әрнү-сыкрануларымны җыр-моңнарым белән басарга тырышам. Янымдагы тормыш иптәшемнең мине аңлый белүе, яклавы да миңа зур терәк. Моңнарым йөрәгемнән ургылып чыга. Җырлап яшим.

Минзилә һәр җырына хис-кичерешләрен салырга омтыла, табигатьтән бирелгән моң, ихластан башкару үз нәтиҗәләрен дә бирә. 2006 елда Сара Садыйкованың йөзьеллыгына багышланган "Татар моңы" фестивалендә дипломант була, яраткан җырлары белән аудиодиск чыга. 2012 елда район ветераннарының үзешчән коллективлары арасындагы концертта "Сине көтәм, газиз балам" җырын башкарып, тамашачылар мәхәббәтен яулый.

- 2005 елда Әлмәттән Кичүчатка күченеп, үз йортыбызда яши башладык. Авылда уздырылган барлык мәдәни чараларда катнашырга тырыштым, - ди җырчы.

Минзилә чәчәкләр ярата. Аның өендәге һәр бүлмәсен гөлләр бизи. Җәйләрен ишегаллары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә тырыш гаилә. Тәлгать теплица да ясап куйган.

- Кызым, киявем, оныкларым ял көннәрендә гел безгә кунакка кайта. Мунча кереп, рәхәтләнеп ял итеп китәләр. Тату һәм күңелле яшибез, - дип чын күңеленнән сөенә ул.

Тәлгать әфәнде белән Минзилә ханым мәчеткә йөреп дин сабаклары алганнар, намазга басканнар. Түбәтәйле бабай, ак яулыклы Ак әби булганына шөкер итеп, үткәндәге күңелсезлекләрне онытырга тырышып, хәерле гомер кичерәләр.

Шәһидә Галимова

Әлмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250