Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Ел лидеры-2015» җиңүчеләре билгеле булды

Әлмәттә «Ел лидеры-2015» бәйгесендә талантлы һәм уңышлы җитәкчеләр, актив студентлар, предприятиеләрнең яшьләр комитетлары вәкилләре бик теләп катнашты. Бу исем өчен 50 дән артык кеше көрәште.

Бәйгенең соңгы этабында урыннар түбәндәгечә бүленде: «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 18 дән 23 яшькә кадәрге лидерлары» номинациясендә 1 нче урынны Оксана Федорова яулады, 2 нчедә - Юлия Сергеева, 3 нчедә - Зөлфия Гыйниятуллина.
«24 тән 35 яшькә кадәрге лидерлар» номинациясендә 1 нче урында Рамил Закиров, 2 нчедә - «Әлмәт таңнары» сайтында үткәрелгән «Иң бәхетле әни» бәйгесендә җиңүче Азирә Зиннәтуллина һәм Евгения Зуйкина, 3 нчедә Ирина Прохорова.
«35 яшьтән өлкәнрәк лидерлар» номинациясендә Ольга Ефанова беренче, Гөлчәчәк Сәүбанова икенче булды.
Җиңүчеләрне, бигрәк тә Азирә Зиннәтуллинаны котлыйбыз! Алда да зур уңышларга ирешүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса