Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Ел китабы" бәйгесе җиңүчеләре арасында әлмәтлеләр дә бар

Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы-2013» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләрен атадылар.

Бәйгегә 219 китап тәкъдим ителгән булган. 47 се - татарча проза, 29 ы - татарча шигъри җыентыклар, 46 сы балалар китабы, 49 ы - рус телендә бастырылган матур әдәбият, 48 е - публицистика һәм фәнни-популяр әсәрләр (шуларның 22 се татарча, 26 сы русча). Иң укыла торган китаплар исемлеге Татарстанның 1541 муниципаль китапханәсе биргән мәгълүматларга карап төзелгән.

«Татарча проза»

1 урын: Зифа Кадыйрова «Бәхеткә юл кайдан?»

2 урын: Нәбирә Гыйматдинова «Үзем генә беләм...»

3 урын: Гөлсинә Галимуллина «Күгәрчен оя корганда»

Кызыксындыру бүләге: Факил Сафин «Гөлҗиһан»

«Татарча поэзия»

1 урын: Габдулла Тукай «Актык тамчы яшь» (төзүчесе Ленар Шәех)

2 урын: Кол Гали «Кыйссаи Йосыф»

3 урын: Флера Гыйззәтуллина «Яну дәверләрендә»

Кызыксындыру бүләге: Ләис Зөлкарнәй «Мәңгелектән исә җил»

«Татарча балалар китабы»

1 урын: Хәкимҗан Халиков «Сакчы күркә»

2 урын: Нур Әхмәдев «Мырауҗанның туган көне»

3 урын: Шәүкәт Галиев «Шәвәли Маҗаралары»

Кызыксындыру бүләге: Алмаз Гыймадиев «Телефонлы кәҗә»

«Рус телендә бастырылган матур әдәбият»

1 урын: Зөфәр Фаткудинов «Бегущий от ада или господин уголовник»

2 урын: «Кот воркот, Котофей Котофеевич - Мырау Батыр» (төзүчесе - Люция Гыйззәтуллина)

3 урын: Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хәмидуллина «Радуга Сабантуя - Сабантуй балкышы»

Кызыксындыру бүләге: Альбина Абсалямова «Живая вода»

«Татар телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»

1 урын: «Татар китабы» (төзүчеләре Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев)

2 урын: Равил Фәхретдинов «Татар тарихы»

3 урын: Әнвәр Хәйри «Әхмәд ибн Фадланның 921-922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәяхәте вакытында язылган хикәяте»

«Рус телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»

1 урын: «История татар с древнейших времен»

2 урын: Булат Хәмидуллин һәм Лилия Мөхәммәдиева «Гази Загитов, Григорий Булатов - знаменосцы Великой Победы».

3 урын: «Татарстан из века в век»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса