Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ел хатын-кызы исеменә әлмәтлеләр дә дәгъва кыла

Шушы минутларда "Нефтьче" Мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең төбәкара этабы уза.

Инде берничә ел рәттән уздырылучы мәртәбәле бәйгегә Казаннан кунаклар, шул исәптән Зилә Вәлиеваның да килүе мәгълүм. Берничә номинациядә узучы конкурста Әлмәттән 9 кеше катнаша. Ана бәхетен иң олы байлык дип санаучы Рәмзия Әбсәләмова, "Елховнефть" идарәсендә күп еллар эшләп, әле дә тынгы белмәс пенсионер Әнисә Җамалиева, ярдәм итеп яшәүне алгы планга чыгарган Олег Шабалин, Ризаэддин Фәхреддин тәгълиматларын бөтен илгә таныта алган Диләрә Гыймранова һ.б.

Чарада Әлмәттән тыш Сарман, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Зәй районнарыннан да чыгыш ясарга килделәр.

Төбәкара бәйгедә беренче урынга чыгучылар үз районнары данын Казанда узачак төп бәйгедә яклаячак. Бездән кемнәрнең Казан сәхнәсен яуларга барулары турында газетаның алдагы саннарында язып чыгарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса