Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дүртенчегә барырга курыкмагыз!

Диде әнә ‒ бәхетле әни Лилия Муллагалиева.

Татарстанның атказанган артисты кичә дүртенче тапкыр әни булу бәхетен кичерде. Ире Илсур белән аларның өченче уллары ‒ Илһам якты дөньяга аваз салды. Лилия хәленең яхшы булуы, дүртенче бәбине табу тиз һәм җиңел булуы турында инстаграмдагы дуслары белән дә уртаклашты. Кайбер җор теллеләр, «йон йолкытырга ятасың дип торам», «процедурадыр дигән идем, синдә ‒ бәби икән» ише комментарийлар сырласа да, зур күпчелек Лилиянең бәбие тууын зур түземсезлек белән көтте. Лилия үзе 16 ел элек Данилын, 10 ел элек Эльвинасын, 3 ел элек Ильясын табу хатирәләрен дә кузгаткан, «вакыт та үткән, ә үзе кичә генә булган кебек» дип тә куйган. Илһамын күкрәгенә салуга да әни-бала тәэссоратын сурәтләгән. Игелекле, сау-сәламәт бала булып, әти-әнисен куандырыр үссен Илһам! Ә әниләргә, Лилия киңәшен истә тотып, күбрәк бәбиләр алып кайтырга язсын!..

 

Фото: Инстаграм

Автор: Гөлнара Җәлилова

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса