Динар Хөснетдинов шагыйрәне, шагыйрә Динарны әсир иткән
Яшь шагыйрә, журналист Эльмира Җәлилова бу хакта социаль челтәргә язып куйган.
"Сез шундый оста уйныйсыз!" - дим. "Сез шундый матур уйлыйсыз!" - ди. Баксаң, мин ул уйнаган спектакльләрне карыйм, ә ул минем шигырьләрне укып бара икән! Сүзем Əлмәт театры артисты, "Ак чәчәкләр" фильмында төп роль - Мансурны гәүдәләндергән Динар Хөснетдинов турында! Əлеге әсәр тәэсирендә Гөлшаһидә җырына мөкиббән булып яшәгән әнием Динарны фильмда күргәч: "Йә, Хода! Мин романны укыганда Мансур нәкъ шушы егет кыяфәтендә күз алдыма килә иде!" - диде. Динар үзе: "Мин бу рольне уйнамадым. Мин анда үзем булып яшәдем!" - ди.
Журналист бу көннәрдә яшь, талантлы артист белән ихлас, җылы әңгәмә әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа