Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Динар ХӨСНЕТДИНОВ: «Сеңлемә «әти» булдым» [+ФОТОЛАР]

Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән фильмда Мансур ролен Әлмәт драмтеатры артисты Динар ХӨСНЕТДИНОВ башкара.

"Ак чәчәкләр" күпсерияле фильмы төшереләчәге турындагы хәбәрне ишеткәч тә, без, бер төркем матбугат вәкилләре, рольләрнең бүленешен көттек. Үзебезчә фаразлап, читтән Әпсәләмов геройлары "эзләп утырганда", фильм хужалары, киресенчә, аларны Әлмәттән барлаган. Динар Хөснетдинов коеп куйган Мансур ләбаса, кыяфәте, карашы, сөйләшүе - бар да килешле. Кече Таһиров ролен башкарган Динар белән аралашу барышында моңа тагын бер тапкыр инандык.

Мин бит бу!

- Күпләрнең хыялланып та төшенә кермәгән кинога ничек барып эләктең, Динар?

- Һич уйламаганда Миләүшә Айтуганова шалтыратты. "Ак чәчәкләр" проекты әзерләнүе турында хәбәр иткәч, Мансур роленә кастингта катнашырга чакырды. Баксаң, мине бу рольгә Ренат Әюпов тәкъдим иткән булган икән (ул чорда режиссер Әлмәттә "Аршин мал алан" спектаклен куйды - Г.Г.). Үзем андый сынауларны бик өнәп бетермәсәм дә, сәбәбе, чакыруы булгач, Казанга юл алдым. Бер атнадан соң уңай җавап килде.

- Мансурны үзеңә "киеп карау" авыр булмадымы?

- "Ак чәчәкләр"не берничә тапкыр укып чыктым. Яшермим, озаклап анализлап утырырга вакыт тар иде, тиз арада күренешләрне төшерү башланып та китте. Образга килгәндә, авырлыкларга очрадым дип әйтмәс идем, тәңгәллек таптым. Мин үзем дә тормышта Мансур кебегрәк, һаман нидер көтәм, хыялланам. Әйе, аның күп адымы аңлашылып бетми, ул эзләнә, сынала. Чынбарлыкта да шулай бит, безнең янда тормыш тукталган, ә кайдадыр гөрлидер кебек тоела. Тәкәбберлекме бу? Булганның кадерен белмәүме? Мансур да шундый хисләр чолганышында кала. Бәлки ул гел канат астында яшәп аргандыр, аңа бит шәхес итеп, Мансур итеп карамыйлар. Һәркем бары тик Әбүзәр Гириевич дип кабатлый. Башка җирдә үз исемен булдырасы килү теләге тугандырмы - аның эчке дөньясын аңлап бетереп булмый. Алтын читлектәге, әмма ирек яратучы кош кебек ул.

"Ак чәчәкләр" табибы - фантастика

- Әсәрдә табиблар әүлияләргә тиң. Андыйларны тормышта очратканың бармы? Әллә: "Болар "Ак чәчәкләр"дәге табиблар түгел бит" дигән чакларың ешракмы?

- Күкрәк киереп "андыйлар юк!" дип әйтергә куркам. Кешеләрнең дә, табибларның да төрлесе була. Аерма нәрсәдә? Романда ак халатлылар авырулар өчен җаннарын бирергә әзер тора. Күптән түгел бер вакыйга булды: Казанда фильмны тәкъдир итү кичәсендә бер абзый басты да: "Мин бүгенге табибларның "Ак чәчәкләр"дәге кебек булуларын теләр идем", - диде. Зал тулы ак халатлылар, сәламәтлек саклау министры утыра. Абзыйның фикерен тамашачылар бердәм булып алкышлады. Мин табибларны тәнкыйтьләмим. Хәзер алар гына түгел, күпләр шундый, замана башка. Бүген меңгә бер "Ак чәчәкләр" табибы" очрый икән, димәк, ул я шул заман кешесе, я патриот, яки үз һөнәре белән авыручы кеше. Безнең чынбарлык акчага, кыйммәтле техникага барып төртелә бит. Уку йортында ук кешелек шуның белән очраша: бюджет урыннары юк, акчалы кешегә генә укырга мөмкинлек бирелә. Андыйларның карашы да шуның ише генә буладыр дип уйлыйм. Чын күңелдән табиб булам диючеләр дә бардыр, һәркемне бер калыпка саласым килми. Башкасы куркыта: бүгенге табиблардан зарланабыз, ә яшь буыннан нинди белгечләр чыгачак? Әсәрдән исә чисталык, сафлык бөркелә. Чөнки бүген ул юк, без аңа сусаган, гаҗәпләнүебез дә шуңа чиктән аша. Акча хакимлек иткән медицинада авыруларга мөнәсәбәт башкалыгын танымый булмый. Акчалы кеше саулыгын ныгыта, акчасызы булган сәламәтлеген дә калдырып кайтып китә. Бик тиздән әле "Ак чәчәкләр" фантастикага әвереләчәк.

- Ак халат кигәч, синдә нинди хислар туды соң?

- Хирург булыр идем сыман тоелды миңа. Спектакльләрдән соң, гадәттә, тамашачылар килеп рәхмәт әйткәч, күңелләр тула, рәхәт булып китә. Әйләнә-тирәдәгеләргә тагы да яхшылык эшлисе килә. Мин әле артист булып та шундый уйлар кичерәм. Ә табиб булсам, бу хисләр икеләтә артык булыр иде кебек.

- Ник табиб булмадым икән дигән уй килмәдеме соң?

- Һөнәр сайлау балачактан, гаиләдән килә инде ул. Әни минем артист булуымны тели иде, үзе дә бу хакта хыялланса да, теләген тормышка ашыра алмаган...

Ихлас булу җиңел түгел

- Динар, кинога төшү тәҗрибәң дә бар хәзер, әйт әле: сәхнәдәме, камера алдында уйнау җиңелме?

- Һәрбер эшнең үз "плюсы", "минусы" бар. Без шундый бит, кышын җәйне, җәен кышны сагынабыз. Кинода төшкәндә театрны юксындыра, спектакльдә уйнаганда, кайда минем кинода төшкән чаклар, дисең. Спектакль үзенчә матур, кино үзенчә. Соңгысында ахырда нәтиҗә генә кала. Ә спектакльдә бар да тере, хис-кичерешләр, гамәлләр. Сәхнәдә арттырып та җибәрәбез, кинода ихласлык кирәк. Камера ясалмалылыкны яратмый. Ихлас булуы исә авыр.

- Нигә авыр?

- Ихласлык балаларга хас, аларда статус дигән әйбер юк. Игътибар итсәгез, без бит андый түгел. Кешесенә карап, тавышыбыз үзгәрә, гамәлләр... Ихласлык, гомумән, күпләргә ят нәрсә. Без уйныйбыз. Тормыш шул ук уен бит ул.

- Ихласлыкка ирешү өчен ничәшәр дубль ясарга туры килде?

- Төрлечә. Шулай да аңа ирешеп булды микән? Тамашачы үзе бәяләр.

Сеңлем өчен "әти" булдым

- Өлкән буын артистлар белән эшләү нәрсәгә өйрәтте?

- Алар киңәшләре белән ярдәм итте. Танылган артистыбыз Хәлимә Искәндәрова, мисал өчен, бик саллы күрсәтмә бирде миңа. Артистлар бит сәхнәдә мимика белән сөйләргә күнеккән, ә кинода башкачарак кирәк. Хәлимә ханым миңа: "Фикер йөртүең күзләреңдә булсын, мимиканы онытып тор", - диде. Нәтиҗәсе күркәм килеп чыкты. Тәҗрибәле артистлар белән эшләү һәрвакыт файдага гына.

- Үзең дә фильмга төшкәндә кечкенә кызчыкны тәҗрибәле артист буларак рольгә керткәнсең дип беләбез...

- Әйе, Мансурның 3 яшьлек кызы булып минем абыемның кызы Мәрьям уйнады. Сеңлем көтмәгәндә кинога килеп керде. Әсәрне укыганда бу рольгә Мәрьям туры килә дип уйламадым. Миләүшә Айтуганова кино өчен бала эзләү белән мәшгуль булуларын әйткәч, мин сеңлемне тәкъдим итеп карадым. Үзем әйттем дә, куркуга калдым: 3 яшендә бу рольне башкара алырмы соң ул? Әти-әнисе рөхсәт биргәч, Мәрьямне миңа "Абый" дип түгел, "Әти" дип эндәшергә өйрәттем. Хәзер уйлап та куям, чит бала булса, эш авыр барган булыр иде, ә сеңлем белән аңлашып, төрле алымнар табып, күренешләрне җиңел төшердек. Мәрьямнең үз сүзләрен ихластан әйткән урыннарын кинога алганнар, хәтта русча әйткән күренеше дә бар, чөнки нәкъ шул дубль эчкерсез килеп чыккан, үзегез күрерсез әле. Кинога төшүен ул бик тирәннән аңлап та бетмәде шикелле, шулай да: "Абый, безне телевизордан күрсәтәчәкләр", - дип көтеп, берчә сөенеп йөри. Хәзер инде аңа 4 яшь тулды.

- Тагын кинога төшәргә чакырсалар, барыргамы исәбең?

- Әйтә алмыйм, вакыт күрсәтер барын да. Нинди кинога чакыруларына да карый бит әле тәкъдим!

- Ә нинди кинода төшәргә теләр идең?

- "Ак чәчәкләр" кебек киноларда. Гомумән, фильмны караганнан соң кешенең күңелендә тирән хисләр кала торган фильмнарда төшәр идем.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

P.S. 18 октябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында "Ак чәчәкләр" фильмын тәкъдир итү кичәсе уза. Ноябрь аенда исә 10 сериядән торган фильм "Татарстан - Яңа гасыр" каналында экраннарга чыгар дип көтелә.

  • "Ак чәчәкләр" бер ел дәвамында төшерелгән, анда республиканың 11 театрыннан 37 артист катнашкан.
  • Фильмны Нәҗип Җиһановның Казандагы музеенда һәм Габдрахман Әпсәләмовның үзе яшәгән фатирында төшергәннәр.
  • Быел "Ак чәчәкләр" романы язылуга 50 ел тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса