Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Диләрә Гыймранова Әлмәткә җиңү белән кайтты!

Р. Фәхреддин исемендәге мемориаль музей мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова республикакүләм бәйгедә җиңү яулап кайтты.

"Нечкәбил" - республикада яшәүче иң уңган, булган һәм гаилә назының кадерен белеп яшәүче хатын-кызларны барлаучы иң эре бәйгеләрнең берсе. Абдулла Алишның "Нечкәбил" әкиятендәге төп каһарман - ана бал корты кебек гаилә учагын сүндермичә яшәгән хатын-кызларыбызның данын бөтен илгә яңгыратуны бу бәйге үз алдына максат итеп куя.

Узган ел Әлмәт данын Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллина якласа, быел Р. Фәхреддин музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова әлеге мәшәкатьле һәм дәрәҗәле эшкә алынды. Сайлап алу турын узып, ул шушы көннәрдә Казанда "Нечкәбил" фестиваленең ярымфиналында катнашып кайтты.

Республиканың барлык районнарыннан диярлек иң оста һәм булган хатын-кызлар анда көч сынашты. Диләрә Гыймранова гаиләсе әлеге бәйгедән зур җиңүләр белән кайтты: "Гаилә тарихы" номинациясендә һәм "Тук әти" ("Сытый папа") бәйгеләрендә дипломнарга ия булды.

- Мин фестивальдән зур канәгатьлек хисе белән кайттым. Миңа бу

ярышта чыгыш ясарга ярдәм иткән гаиләмә, туганнарыма, хезмәттәшләремә, Әлмәт мәгариф идарәсенә, мәдәният идарәсенә, шәһәр хакимиятенә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Шулай ук "Татнефть" ААҖгә рәхмәт. "Рухият" фонды китаплар белән бик нык ярдәм итте.

Һәр гаилә бәйгедә билгеле бер тема буенча чыгыш ясады. Безнеке Гаилә мирасы дип атала иде. 7 минут эчендә гаиләм, эшем, тарихыбыз турында сөйләп җитешергә кирәк булды. Чыгышта әбиебездән калган Коръән китабын да, Р. Фәхреддин китапларын да тәкъдим иттек. Һәр гаилә үзенең өй ризыгын әзерләргә тиеш иде. Без жюрины гөбәдия белән әсир иттек, - диде Диләрә Гыймранова.

Моннан тыш аларга "Районның иң уңышлы гаиләсе" исеме бирелгән. Алтын белән йөгертелгән калаклар җыелмасы да, аларның гаиләсе турында фильм төшерүгә сертификат та Гыймрановлар гаиләсенә эләккән. Кыскасы, безнең Әлмәт кызлары кайда да булдыра. Афәрин аларга!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса