Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дель-соль әлмәтчә

26 сентябрьдә Әлмәт артистлары 70 нче сезонын ача.

Юбилей елында театр тамашачыларны һәм ел дәвамында планлаштырылган бәйрәм тантаналары кунакларын якты "йөз" белән каршы алачак. Сүз сәнгатькәрләргә хас кунакчыллык хакында гына түгел, ә яңартылган фасад турында. Бу - нефтьчеләрнең җитмеш еллыкка бүләге.

Әлмәтне нефтьчеләр каласы, башкала, диләр. Баш каланың үзәге - нәкъ менә театр каршындагы мәйдан. Ленин урамындагы төзекләндерелгән йортлар, Гагарин урамындагы матур манзарадан соң соры театр бинасы күзне бик иркәләми иде. Ә бүген... Юкка гына театр директоры Фәридә Исмәгыйлева хәзер аны Мадридның Пуэрта-дель-Соле белән чагыштырмый. Мадридтагы del Sol (кояш дип тәрҗемә ителә) Әлмәт театры диварларына яткан, кояшның үзе сыман җылы һәм саргылт төсендә чагыла (Шәһәр төзелеше советында төс буенча бәхәсләр кызу барган, диләр. Киләчәктә "Әлмәтнефть" һәм хакимият биналары да шул төсләрдә булачагын да искә алып "сары" белән килешкәннәр. Л.М.). Хәер, тәңгәллекне тагын да табарга мөмкин. Ике мәйдан да тарихи һәм географик әһәмияткә ия. Дөрес, Мадрид үзәгендәге корылмалар ансамбле XIX гасыр ахырына тәмам формалаша. Ә Әлмәттәге үзәк мәйданны әйләндереп алган өч бина узган гасырның 60 нчы елларында сафка баса. Пуэрта-дель-Соль дә король Карл III гә, бездә пролетариат юлбашчысы Ленинга һәйкәл тора. Анда да, монда да төбәк хакимияте үзәктәге бинада "утыра". Тагын бер тәңгәллек, тегеләрдә үзәк мәйданда сәнгать академиясе, ә Әлмәттә сәнгать сарае - театр урнашкан. Кайбер чыганаклар буенча 60 нчы елларда проектта мунча буларак уйланган бинадан соңгы ун елда нефтьчеләр затлы сарай ясады да.

Хәтерләсәгез, моннан нәкъ ун ел элек театрның 60 еллык юбилее алдыннан "Татнефть" бинаның эчен төзекләндерде. Фойе, тамаша залы, грим бүлмәләре, кыскасы сәхнәдән кала бөтен җир яңартылды. Безнең күз күнекте инде, ә менә читтән килүчеләр затлылыкны бик тиз абайлый. Кара алтын табучылар тырышлыгына иҗатчылар сак карашта булган. Бинаның эче идеаль халәттә. Шуңа күрә бу юлы бинаның тышкы йөзенә игътибар иткәннәр.

Фәридә Исмәгыйлева сүзләренчә, акционерлык җәмгыяте төзекләндерүгә 12,5 млн сум акча биргән.

- Яңарту эшләренә сезон ябылгач, май аенда керештеләр. Һәм менә сезон ачылышна эшне тәмамлыйлар. Өстәвенә, бинага керү урыннары "һәркем үтеп йөри алырлык тирәлек" программасы буенча җайлаштырыла. Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләргә безнең спектакльләрне һәм башка тантаналарны тамаша кылырга киртә булмаячак, - ди директор.

Театр сөючеләрне труппа киләсе җомгада көтеп кала. 70 сезонны артистлар мәйданда театральләштерелгән тамаша белән башларга планлаштыра. Кызыл келәмнән Россиянең һәм Татарстанның халык, республиканың атказанган артистлары, театрның өметле яшьләре атлаячак. Бәйрәм программасы фойе да һәм сәхнәдә дәвам итә. Сезон ачылышына милли үрнәктәге киемнән килүчеләрне бүләкләр дә көтә, ди. Җәмәгать, юбилей сезоны кызык булырга ошаган!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса