Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Данил Салихов Казанда Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куярга тәкъдим итте

Тукайның 1909 елда язылган әсәренә скульптур ансамбль куелса ул бөтен милләтләрнең дә туган теленә багышланачак, дип ниятләнелә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казанда татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куярга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдим бүген республика язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш резолюциясенә дә кертелде.

“Татарстанда без бөек шагыйребез Тукайның татар халкы гимнына әверелгән “Туган тел” шигыренә һәйкәл кую мәсьәләсен күтәргәнебез булды. Бу тәкъдим белән яңадан республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә планлаштырабыз”, - диде Данил Салихов “Татар-информ”га. Һәйкәл скульптур ансамбль итеп күзаллана.

Язучылар берлеге рәисе сүзләренчә, “Туган тел”гә һәйкәл татарлар өчен генә түгел, ә бөтен милләтләр өчен дә якын һәм кадерле булыр иде. “Һәр милләтнең үз туган теле бар. Туган телгә һәйкәл куелса, ул милли мәдәниятләрнең үзенчәлеген сакларга өндәп торачак. Аның янында төрле милләтләр үзенең мәдәни чараларын үткәрә алачак”, - диде Данил Салихов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/21/177529/

Фото: Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса