Мәдәният. Сәнгать

Өч грант әлмәтлеләрдә

21 декабрьдә ТР Мәдәният министрлыгында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләргә, учреждениеләргә ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы булды.

Грантлар 53 хезмәткәргә һәм иң яхшы 6 мәдәният һәм сәнгать учреждениесенә бирелде. Шуларның өчесе әлмәтлеләрдә.

"Иң яхшы җитәкче" номинациясендә грантка Әлмәт муниципаль районы Мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Пайдуллина, "Терәк һәм абруй" номинациясендә 1нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, мәдәният өлкәсе ветераны Вера Бушурова лаек булды.

Реклама

"Туфан мәктәбе" проекты өчен 2012 елның иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениесе булып Әлмәт татар дәүләт драма театры танылды.

Әлмәт муниципаль районы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Өч грант әлмәтлеләрдә
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Мәдәният. Сәнгать