Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бәйрәм ясаучылар бәйрәм итте

2 декабрь көнне "Нефтьче" Мәдәният сараенда Мәдәният елына багышланган тантаналы йомгаклау концерты булып узды.

Вазифасы җитди

Исемле елларга күнектек инде. Узып баручы елны мәдәният белән бәйләгәч, күпләр: "Җырлап-биеп кенә яшәрбез микәнни? Тормыш уен-көлке белән генә бармас бит..." дип оран салды. Бармый, алар күпмедер дәрәҗәдә хаклы. Әмма тормыш арбасыннан төшеп калмас һәм елаганда да елмаер өчен, уены-чыны белән әйткәндә, "артист" булырга, җырлап яшәргә кирәк. Монысы сүз башы гына. Төптәнрәк уйлап караганда, "мәдәният" төшенчәсе зур мәгънәгә ия. Википедиядә "культура" сүзенең русларга латин теленнән керүе әйтелә һәм аның "эшкәртү (бу очракта кеше акылы һәм кулы тарафыннан эшләп чыгарылган кыйммәтләр күз уңында тотыла), тәрбия, белем бирү, үсеш" мәгънәләрен аңлатуы ассызыклана. Татарларга ул сүз гарәптән кергән, гыйльми һәм укыту тәҗрибәсендә "культура" һәм "мәдәният" терминнары тигез хокуклы булып йөри. Димәк, үз өстенә бик күп вазифаларны йөкләгән өлкә бу.

Мәдәниятнең башка миссиясе дә бар. Театр, концерт, күргәзмә яисә башка чаралардан тыш, елны исемләгәндә, мөгаен, югарыдагылар адәм балаларының җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышы, эчке культурасы, үзара мөгамәләләрен дә истә тоткандыр. Анысы да бик кыйммәт. Мәдәниятнең әдәп-әхлак дигән күркәм бер тармагы дип атарга кирәктер моны.

Сүз башымны йомгаклап, җырсыз-моңсыз яшәүнең мөмкин түгелен, төссез, болгавыр көннәребезгә нәкъ менә аның яктылык, илаһи көч бирүен әйтергә кирәктер. Кыскасы, мәдәният, сәнгать - һәрвакыт модада.

Без - беренчеләр

Әлмәт ел дәвамында гөрләде. Хәтта шәһәр, республика кысаларын да узды. Быел безнекеләр Ригада Европа Сабантуе уздырып кайтты. Мондый Сабантуйга татарстанлылар беренче тапкыр кушылды һәм аны оештыру-үткәрү әлмәтлеләргә йөкләнде. Шушы дәлил генә дә Әлмәттә мәдәниятнең буй җитмәслек югарылыкта булуын күрсәтә түгелме? Нигезебез ныклы, димәк. Озак еллар дәвамындагы хезмәт нәтиҗәсендә без Мәдәният елына тулы әзерлек белән кердек. Җыр-биюгә генә кагылмый бу сүзләр. Музыка мәктәпләре, китапханәләр, музейлар, авыл клубларының уңышлары бихисап. Театрның җиңүләре данлы. Бәй- рәмнәр үзгә, кабатланмас. Мәдәният өлкә- сендә хезмәт куючылар, идарә җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина һәм аның алыштыргысыз урынбасары Эльмира Хәсәнова хаклы рәвештә "5"легә лаек.

Мәдәнияттән - әдәбиятка

Йомгаклау чарасы матур үтте. "Нефтьче"нең затлы сәхнәсендә бу көнне Мәдәният елына өлеш кертүчеләр дәүләт бүләкләре белән билгеләнде, эшчәнлек йомгаклары буенча аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә игълан ителде. Район башлыгы Мәҗит Салихов хезмәтләре өчен аларга рәхмәтен белдерде.

Концертны оештыручылар, һичшиксез, бөтен нечкәлекләрне тоеп эш иткән. Күпмилләтле Әлмәт, өлкән буын, авыл яшьләре иҗаты, нәниләр, инст-рументаль башкару, сәнгатьле уку, заманча яңгыраш - һәммәсе дә чагылыш тапкан. Алып баручыларыбыз да башкаланыкылардан ким түгел: Илнур Алишев, Лидия Чекова, Рузил Ихсанов - алардан башка бер генә чараны да күз алдына китереп булмый. "Голос"та чыгыш ясаган Гөлшат Хамурзина, "Голос. Дети" тапшыруында катнашачак Тимур Мусиннар өчен исә тамашачы сөенеп утырды. Зур Россиянең кечкенә шәһәреннән аларны шоу-проектка кабул итүләре үзе үк күркәм күрсәткеч.

Мәдәният елы эстафетаны Әдәбият елына тапшыра. Әлмәт үзен әдәби кала итеп күрсәтә алырмы - анысын вакыт күрсәтер.

Гөлназ Гыйззәтуллина
Маргарита Державина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса