Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Бурановские бабушки” “Каравон”да татарча җыр башкарды

Җырчылар аны фестивальгә өч көн кала өйрәнгән.

- Әлеге җырны 2-3 көндә әзерләдек. Без аны Мәскәүдә башкарган идек инде, ләкин онытылган. Яшь бара бит, аңлыйсыздыр. Ярты ел вакыт узып та киткән, шуңа да җыр сүзләрен кабаттан ятларга туры килде, - ди алар.

Лаеш районының Никольское авылындагы "Каравон" бәйрәме бүген гөрләп узды.

"Бурановские бабушки" гастрольләргә еш йөри. Әмма Татарстанда чыгыш ясауны алар өстенрәк күрә. Шунысы да мәгълүм, Удмуртиянең Бураново авылында Татарстан ярдәме белән храм төзелеп килә. "Каравон"дагы чыгышлары өчен алган гонорарны җырчылар аның төзешенә бирәчәк.

- Хәзер храм безнеке генә түгел, ә сезнеке дә булачак, - диде коллектив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса