Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Болгарны һәм Зөяне торгызуда ярдәм күрсәткән өчен Хәйриячеләр китабының IV томы тапшырылды

Бүген Казан Кремлендә "Яңарыш" республика фондының Хәйриячеләр китабының IV томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.

Хәйриячеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев соңгы елларда Болгарны һәм Зөяне торгызу буенча эшчәнлеккә кыскача йомгак ясады. ТР Дәүләт Киңәшчесе хәйриячеләрнең әһәмиятле ролен билгеләп үтте, республикада алар ярдәмендә "Яңарыш" проекты тормышка ашырыла. Аларның исемнәре традицион рәвештә Хәйриячеләр китабына кертелә. Тулаем алганда, 2011 нче елдан алып, китапның 4 томына 30 мең хәйрияченең исеме теркәлгән. Кайберләре барлык томнарга да кергән. Хәйриячеләрнең өчтән бере үз акчаларын "Яңарыш" фондына ике һәм аннан күбрәк тапкыр күчергән. IV томга гражданнарның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең исемнәре - барлыгы 8 мең хәйрияче кергән.

Хәйриячеләр арасында - республиканың район башлыклары, социаль өлкә предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, музей директорлары, иҗтимагый оешма һәм фонд җитәкчеләре, гаиләләр, балалар. "КАМАЗ-Мастер" командасы Хәйриячеләр китабының IV томына керде һәм Рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук хәйриячеләр арасында Лаеш балалар йорты балалары да бар, алар Болгарда һәм Зөядә һәйкәлләрне торгызуга үз акчаларын күчергәннәр. Болгарның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да билгеләп үтелде, анда "Туристория" мәктәп бизнес-компаниясе эшли.

Болгарда Елга вокзалын төзү буенча зур эш башкарылган. Хәзерге вакытта "Габдрахман коесы" комплексын реконструкцияләү буенча эш алып барыла. Болгарда тарихи урыннан читтәрәк, корбан чалу өчен, урын бүлеп бирү планлаштырыла. Шулай ук ул ЮНЕСКО тарафыннан Болгарның универсаль кыйммәте танылган.

Хәйриячеләр китабының V томына да башлангыч бирелгән. Тантана ахырында аңа исемнәре беренче булып кертелгән кешеләр бүләкләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250