Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Битлекләрдә тамаша көтелә

«Легкие крылья» урам театры артистлары бүгенге вәзгыять шартларында яңа сезонга әзерләнә.

Үзизоляция яраткан шөгыльдән баш тарту дигән сүз түгел. Санитар режим узып киткәч тә алар әлмәтлеләргә яңа тамаша тәкъдим итәчәк. Ә әлегә репетицияләр онлайн режимда бара.

Алар өчен сәхнә – урам, парклар, скверлар, шәһәр мәйданчыклары, хәтта тротуарлар да. Урам театры артистлары санитар режимны каникулда вакытта каршылаган. Хәзер алар җыелышып яңа сезонга әзерләнү урынына башкалар кебек үзизоляциядә утырырга мәҗбүр. Әмма «Татнефть» Хәйрия фонды алар өчен онлайн мастер-класслар оештырган. Аларны танылган театр-циркларның режиссерлары һәм актерлар уздыра.

Санкт-Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» театры, Канададан «Цирк дю солей» - теорияне кабатлау, күнекмәләрне ныгыту өчен менә дигән үрнәк. Актерлар төрле фильмнар, алардагы күренешләрне дә тикшерә. Педагоглар исә практика турында да онытмый. Үрнәк алырлык видеоязмалар җибәрә һәм видеоотчет та сорый. «Легкие крылья» театрының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Ханнанова мондый аралашуларның файдага булуын билгели. Эпидемиологик режим бетүне алар үзгә жанр белән билгеләп үтәргә җыена.

- Үзизоляция чоры беткәч тә без яңа тамаша планлаштырабыз. Спектакль битлекләрдә булачак. Әлбәттә, саклану чараларында түгел, алар башка төрле булачак - дип кызыксынуны тагы да арттырды җитәкче.

Тамашачыларга әлеге чорның тизрәк үтүен теләргә генә кала. Ә әлегә барыбызга да өйдә калу яхшырак. Сүз уңаеннан, Гөлназ Ханнанова әлмәтлеләрне өйдә калырга чакырса да, үзе бу таләпне үтәми – ялларда ул волонтер буларак ярдәм күрсәтә, колл-үзәктә заявкалар кабул итә. Афәрин, Гөлназ!

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса