Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бишмунча Мәдәният йорты гөрләп эшли

Бик тә җаваплы, тантаналы кичә башланыр алдыннан гына хакимлек итә торган ыгы-зыгы, шау-шу рәхәтенә күмелеп, фойе буенча сәяхәт итәм. Дивардагы стендлар белән танышам.

"Шушы яктан, шушы туфрактан без", "Хезмәте барның хөрмәте бар", "Алар Ватан сагында", "Казан Универсиада-2013", "Без, без, без идек, без дә бит кызлар идек" һәм башкалар... Бишмунча авыл җирлегендә туып-үскән, хезмәттә һәм тормышта зур дәрәҗәләргә ирешкән, авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен орден-медальләргә, югары исемнәргә лаек булган батырлык үрнәкләре күрсәткән, халкыбыз арасында танылган шәхесләр турында сөйлиләр алар.

"Матур эшләребез бар" дигән стенд янында озаграк тукталдым. Фоторәсемнәрдә - авылның күңелле Сабан туйлары, кичке уеннары, "Нәүрүз" бәйрәме, Яңа ел, Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе, "Энҗе" бию төркеме башкаруында хореографик күренешләр... Шунда ук коллективның йөзен чагылдырган бүләкләр, мактаулы исемнәр. 2012 елда "Шома бас" республика хореография һәм фольклор коллективлары зона бәйгесендә татар халык биюләре буенча Дипломант исеменә лаек булганнар. Узган ел республика күләмендә үткәрелгән "Чатыр тау" җыены фольклор фестивалендә актив катнашканнары һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Азнакай муниципаль районы дипломы белән бүләкләнгәннәр.

Әлмәт шәһәренең 60, Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган "Многоликий Альметьевск" халык иҗаты фестивалендә актив катнашканнары өчен "Энҗе" хореографик коллективына (җитәкчесе Лилия Купаева) Әлмәт шәһәре район мәдәният йортының Рәхмәт хаты тапшырылган. ТИСБИ идарә университеты уздырган "Студент язы - 2013" фестивалендә дә сынатмаган бишмунчалылыр - диплом яулаганнар.

Әлбәттә, газета битләрендә барлык бүләкләрне дә санап чыгу мөмкин түгел. Әнә кичә башлануын хәбәр итеп, аһәңле көй яңгырады...

Хезмәтенә - хөрмәте

265 кешегә исәпләнгән тамаша залында буш урыннар бик сирәк. Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Кичәне Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Купаева һәм Алабуга дәүләт педагогия институтында белем алучы Камилә Юрикова шигъри юллар белән башлап җибәрделәр:

Бәйрәм җиле кага тәрәзәләргә,

Яшьлек кайта җанга, дөньяга.

Умырзая шыта бу мәлләрдә,

Кар астында чишмә уяна...

Аннан соң сәхнәгә Мәдәният йорты каршында оешкан "Тамчы" төркеме күтәрелә (җитәкчесе Эльмира Юрикова). Нәниләрнең шигырь сөйләүләре, әниләргә багышланган җырлары беркемне дә битараф калдырмады.

Күптән түгел үзләренең күркәм юбилейларын билгеләп үткән Нәкыя Хуҗиәхмәтова (гомерен тегүчелеккә багышлаган, хәзер дә авыл клубына киемнәр тегәргә ярдәм итә) һәм Анюта Уразаевага изге теләкләр теләп, чәчәкләр белән бүләк тапшыру мизгелләре дә бик матур һәм күздән яшь китерерлек тәэсирле булды.

Анюта кебек хатын-кызлар турында "Баскан җирдә ут чыгара", диләр. Бишмунчадан өч кенә чакрым ераклыкта урман-таулар кочагында урнашкан Кама-Елга дигән гүзәл авыл бар. Анюта ире Фәрхәт белән бирегә 1989 елның җәендә килеп урнаша. Алар башта фермада бозаулар карыйлар. Барлыгы 80 баш. Терлекләрне югалтмыйча, тиешле авырлыкка җиткереп тапшырганнары өчен ирле-хатынлы Уразаевлар премиягә лаек булалар. Өстәвенә, кер юу машинасы белән бүләклиләр. Шушы авылда йорт җиткереп, мал-туар асрап, балалар үстереп, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшиләр.

Озакламый Анютаны хат ташучы вазифасына "димлиләр", шулай ук Госстрах агентлыгына "кодалыйлар". Күпме карышса да, "Булдырасың!" - дип ике урындык арасына утыртып та куялар. Шулай итеп ул сигез ел буе берьюлы ике йөкне тарта, шуннан лаеклы ялга да китә. Әмма, ихтыяҗ тугач, узган ел аны кабат хат ташучы вазифасына чакыртып алдылар. Кама Елга, Бакчасарай, Ак Чишмә, Агрофирма халкына хезмәт күрсәтә ул. Һәркайда да аны дүрт күз белән көтеп алалар, пенсия, вакытлы матбугат, хатларны вакытында тараткан өчен рәхмәт укыйлар. Руль артында яраткан ире Фәрхат утыра (анысы нефть өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкты).

Бишмунча Мәдәният йорты каршында оештырылган "Яшь йөрәкләр" җыр төркеменә дә рәхәтләнеп йөри тиктормас ханым...

Кайсыгыз җитез?

Менә бүген дә сәхнәдә "Яшь йөрәкләр" һәм "Мәдинәкәй" төркемнәре чаялыкта, җитезлектә, гомумән, хатын-кызда булган барлык осталыкта көч сынашты. Тамашачыларның күңелләренә гүзәл затларның исемнәре кергән җырда ярыш аеруча хуш килде. Татар халкында хатын-кызлар исемнәре кергән йөзләгән җырлар бар: "Гөлҗамал", "Рәйхан", "Сәрвиназ", "Бас әле, Өммәгөлсем", "Әпипә", "Миләүшә", "Лилиягә" һәм башкалар.

Беренче төркем җырны тәмамлауга, икенчесе башлый. Сүзләрен ничек ятлап бетергәннәр диген! Иллә дә ихластан матур булды бу күренеш, тәннең һәр күзәнәге рәхәтләнеп ял итте!

Ярыш кызганнан-кыза бара. Яулык бизәү, төймә тагу, милли ризык әзерләү (понтамимо белән, нинди ризык әзерләүләрен белергә!), берсеннән-берсе кызыклы биремнәр... Менә шуларның берсе: ертык капрон оектан хуҗалыкта ничек файдаланырга була? Менә сиңа табышмак! Алай чыгарып ташларга ашыкмагыз әле: муенса, чалма, күбәләк тоткыч, балалар уенчыгы, суган һәм башка әйберләр саклагыч ясарга була икән, ләбаса!

Уеннардан ир-атлар да читтә калмады. Кичәне алып баручылар сәхнәгә ромашка күтәреп чыктылар. Аның таҗларында хәрефләр язылган. Нинди хәрефне тартып алуга карап, шуның белән башланган "тылсымлы" сүзләрне тезәргә кирәк. Сирен Мостафин - нефтьче, авыл яшьләре җитәкчесе, чыннан да "тәмле" телле икән.

- Матурым, мәхәббәтем, Миләүшәм... дип китте ул.

Бәйге җыр-биюләр белән аралашып барды. Укытучы Гөлнара һәм студент Дамир Вафиннар, "Сандугач" төркеменнән Артур Юриков һәм Камилә Юрикова, Альбина Ильясова, грузин биюен башкарган Ислам Бәйрәмов, "Энҗе" төркеме чыгышлары тамашаны яңа төсмерләр белән баетты.

Бишмунчаны бәхет "баскан": гармунчылары бар (кайбер авылларда көндез шәм яндырып та таба алмыйсың!). Отставкадагы полковник Фәрит Әхмәтгәрәев сиптерә генә моңлы татар көйләрен! Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, залда магнитофон язмасында хатын-кызларга багышланган җырлар гел яңгырап торды.

Җан өрүчеләр

Әлеге күңелле, җанга сихәт, күңелгә рухи азык бирә торган бәйрәмнең сценарий авторы Лилия Купаева булып чыкты. Ә аның әнисе, Мәдәният йорты директоры Ландыш Зарипованың җитәкче вазифасында оештырган соңгы бәйрәме икән. Ландыш ханым - белгечлеге буенча математика укытучысы. Хезмәт стажы 51 елга якын. 43 елы - педагогик стаж. 20 елын туган авылында мәктәп директоры булып эшләгән. 2005 елда Мәдәният йорты директоры вазифасына чакырып китергәннәр. "Үлеп яткан" (халык сүзе) мәдәният учагына җан өргән Ландыш апа. Эшне ремонттан башлаган, милли костюмнар тектергән, төрле түгәрәкләр ачтырган. Бүгенге көндә эшләп килүче югарыда телгә алынган җыр-бию төркемнәре һәм "Эзтабарлар", "Патриот" клублары, Нәкыя Хәкимова җитәкчелегендә "Кул эшләре" түгәрәге, "Бишмунча ташлары" шаяннар, тапкырлар мәҗлесе (былтыр район күләмендә икенче урынны яулаганнар!) - барысы да Ландыш Зарипованың фидакарь хезмәте җимеше. Авыл җирлегендә үткәрелүче бихисап оештыру-мәдәни чараларының үзәгендә кайнаган, җаны-тәне белән авылдашларына хезмәт иткән, олысын-кечесен рухи камиллеккә өндәгән, алар күңелендә якты эз калдырган бай тәҗрибәле шәхесне түгәрәк юбилеена нибары бер ел да биш ай калгач (1945 елның 24 июлендә туа) Мәдәният йорты җитәкчесе вазифаларыннан азат итү гаҗәп тоела анысы. Чәчәкләр, бүләкләр биреп, зур сәхнәдән озатылырга тиеш иде ул фидакарь җанлы ханым! Шулай да ул күңелен төшерми, авыл музеен җитәкләп, туган төбәгенең тарихын язарга җыена. Сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телик аңа!

Мәдәният йортының чишеләсе, хәл ителәсе проблемалары да җитәрлек әле.

- Беренче чиратта, заманча техника кирәклеге үзен нык сиздерә, - ди Лилия Купаева. - Көчәйткеч, микрофон, мультимедиа, компьютер - һәр мәдәният үзәгендә булырга тиешле әйберләр инде алар...

Тамаша ахырына якынлашты. Тирән эчтәлекле, күңелләргә дәрт, илһам өстәүче бәйрәмне оештырган өчен Бишмунча авыл җирлеге сәркатибы Римма Хәлимуллина рәхмәтен әйтте. Сүз уңаеннан, әлбәттә, авылның күпчелеген тәшкил иткән хатын-кызларны шундый күркәм бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы үзе чыгып котласа, тагын да отышлырак булыр иде...

Дания Рәүпова

Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса