Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әкият өчен акча бирәләр

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы үзизоляция турында заманча әкиятләр кабул итү турында җиткерә.

Оештыручылар татарстанлыларга өй режимында вакытны ничек уздырулары турында сөйләргә тәкъдим итә.

Хикәятнең уйлап чыгарылган булуы яки чынбарлыктан алынганлыгы мөһим түгел, аны бары тик заманча әкият итеп сөйләргә һәм 1 июньгә кадәр җибәрергә кирәк. Иҗат эшләре рус һәм татар телендә була ала. Таләпләргә туры килгән әкиятләр җыентыкка кертеләчәк. Аны исә танылган рәссамнар үз рәсемнәре белән бизәргә ниятли. Җыентык паблик-арт программа сайтында урын алыр дип көтелә.

«Безнең көннәр әкияте» программасына эшләр сайлап алу ике юнәлештә башкарылачак. Беренчесе эшләрне сайтка урнаштыруны күзалласа, икенчесе тагы да мәртәбәле – жюри сайлап алган эшләр шәһәрдәге арт-объектлар исемлеген тулыландырачак. Иң яхшы әсәр авторын акчалата бүләк көтә.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса