Бүген театрда яңа сезон ачыла
8 октябрьдә сәгать 19:00 дә Әлмәт Татар дәүләт драма театрында яңа 71 нче сезон ачылачак.
Чарада "Ел актеры" премиясе лауреатын да игълан итәчәкләр. Манзара жанрында "Каләм очында-Галәм" дигән тамаша кую планлаштырылган.
"Өстәлдә- шәм, кулда- китап" дигән почмакта фотосессия ясау да мөмкин булачак. Буккросинг урыны да эшләргә тиеш. Кыскасы, бүген әлмәтлеләрне мавыктыргыч тамаша көтә. Килми калмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа