Бүген “Тантана” театр премиясен тапшыру тантанасы онлайн күрсәтелә
Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә – 27 мартта уздырыла.
Күп санлы сораулар буенча “Татар-информ” Халыкара театр көненә багышланган тантананы онлайн күрсәтә.
Кичәдә “Тантана” республика театр премиясе һәм Дамир Сираҗиев исемендәге театр премияләре тапшырылачак. Бу көнне традиция буенча танылган җырчы Салават Фәтхетдинов Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров хөрмәтенә театрның бер хезмәткәренә үз премиясен тапшыра.
- “Тантана” — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.
- Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә – 27 мартта уздырыла. Премияне тапшыру Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында уза.
Театр премиясен тапшыру тантанасын онлайн карау өчен сылтама - https://tatar-inform.tatar/internet-tv/352/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа