Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Безнең заман» - яшьләр чоры, яшьләр казанышы

Тормыш, яшәеш гел үзгәреш таләп итә. Хәзерге буын яшьләре дә бар нәрсәдән хәбәрдар булып, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга тырыша. Эш белән генә чикләнмичә, иҗади яктан да үсеш алырга вакыт таба алар. Исеме җисеменә туры килгән «Наше время - Безнең заман» фестивале дә яшьләребезгә бу мөмкинлекне тудыра. Бәйгенең сайлап алу турында булганнан соң, чынлап та, максатчан, сәләтле һәм ихтыяр көче зур булган яшьләр заманы дигән фикергә кабат инандым.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе эгидасы астында узучы «Наше время - Безнең заман» телевизион фестивале менә җиденче ел рәттән республикабызның төрле почмакларыннан 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге сәләтле яшьләрне үзенә берләштерә. Нефтьчеме ул, укытучымы, әллә машина төзелеше сәнәгатендә яки заводта хезмәт куямы - анысы мөһим түгел, биредә һәр һөнәр иясе дә үз сәләтен күрсәтә ала.

Фестиваль - социаль әһәмияткә ия проект. Аның төп бурычы - эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын күтәрү.

Иң элек катнашучылар үз көчләрен төбәк этапларында сынап карый. Әлеге этапларның беренчесе нәкъ менә Әлмәттә узды. Нефтьчеләр каласына Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Нурлат, Яңа Чишмә һәм Спас районнары вәкилләре җыелды. Ике көн дәвамында мәртәбәле жюри әгъзалары конкурсантлар арасында иң яхшы чыгышларны сайлап алып, аларны гала-концертта Әлмәт тамашачысы хөкеменә тәкъдим итте.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, үз иҗатын зур сәхнәдән күрсәтергә теләүчеләр саны елдан-ел артып бара икән. «Наше время - Безнең заман» фестиваленә нигез салучы һәм аның генераль продюсеры Дмитрий Туманов соңгы еллар дәвамында фестиваль «көчле бер хәрәкәткә әйләнде» дип билгеләп үтте.

- Ул барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Фестиваль эшләүче иҗади яшьләрне берләштереп, зур бер бәхетле гаилә хасил итте, - диде ул.

Сүз уңаеннан, сайлап алу турында катнашу өчен генә дә комиссиягә 35 гариза килеп ирешкән. Ә бәйгедә барлыгы 227 кеше көч сынашты. 25 гариза әлмәтлеләр тарафыннан тапшырылган булган. Бу исә Әлмәттән генә дә 199 кеше катнашты дигән сүз.

- 2019 ел республикада Президентыбыз тарафыннан Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Яшь профессионаллар республикабызның барлык мәйданчыкларында да уңышлы нәтиҗәләр күрсәтә. Ләкин һөнәри эшчәнлек иҗади үсеш белән үрелеп барырга тиеш. Үзеңне бу яктан да үстерүгә һәрвакыт вакыт һәм мөмкинлек табарга кирәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева. Форсаттан файдаланып, ул катнашучыларга һәм бәйгегә әзерләнүдә ярдәм күрсәткән оешма җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

Сәләтле егет-кызларны «Татнефть» компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин да сәламләде:

- Зональ этапның нефтьчеләр төбәгендә узуы безнең өчен зур дәрәҗә. Биредә безнең иң яхшы кадрлар катнаша. «Безнең заман» әле яңа гына уку йорттын тәмамлап, эшкә урнашкан яшьләр вакыты ул. Фестивальдәге чыгышлары аша алар үзләренең нинди заманда эшләп һәм иҗат итеп яшәүләрен чагылдыралар.

Бәйге номинацияләренә килгәндә алар өчәү иде - «Музыка», «Хореография» һәм «Минута славы». Беренче икесе исә тагын кече формалар һәм ансамбльләргә бүленде.

Командаларның бәйгегә ныклап әзерләнгәннәре ерактан ук сизелеп тора. Профессиональ артистлар булмасалар да, Тукай әйтмешли, ут та вакытында төшә, тавыш та ноталарга туры килә, аялар да сихрон хәрәкәтләр ясый. Елдан-ел катнашучылар тамашачыны үз чыгышлары белән шаккатыра. Быелгы чыгышлар да жанр һәм стиль төрлелегенә бик бай булды. Традицион чыгышлар белән беррәттән биредә «ходули»дагы затларны да оста жонглерларны да очратырга була иде.

Әлмәтлеләрнең исә әзерлеккә җитди каравы һәм иҗади якын килүе аеруча күренде. Бу урында барысын да таң калдырган Әлмәт торба заводы яшьләренең «Биюче рәссамнар» чыгышын билгеләп үтмәсәк, тамашачы гафу итмәс.

Аларга «афәрин»нән башка сүз юк! Яшьләр оста биюче булуларын гына күрсәтеп калмыйча, сәхнә түрендә Рөстәм Миңнехановның портретын да ясады. Бу осталыкның иң югары дәрәҗәсе! Тамашачыда әлеге чыгыш зур соклану уятты һәм ул Әлмәт этабының «изюминкасы» булды дисәк тә ялгыш булмас.

Әлмәт мәгариф идарәсе данын яклаган Максим Апраксин җитәкчелегендәге иҗат төркеменең эмоциональ һәм рух күтәренкелеге өстәүче дәртле бию генә дә ни тора. Моннан тыш, «Татнефть» ААҖ коллективы да үзгә һәм көчле чыгышлары белән сокландырды. Мисал өчен, башкорт биюе күңелләрне җилкендереп җибәрсә, күпләрегезгә КВН уены аша таныш булган Светлана Малюткинаның вокалы тамашачы мәхәббәтен яулады.

Гала-концерт программасы Әлмәт сайлап алу туры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән ахырына якынлашты. Фестиваль җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларны хәзер 13-14 ноябрьдә Казанда узачак суперфинал көтә. Шунысы мөһим, Әлмәтнең шактый яшьләре суперфиналга чакыру алды. Кем белә, бәлки әлмәтлеләр Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы иясе дә булып куяр әле. Өметләр зурдан!

Гүзәл ГАЛИМОВА

Автор фотолары

 

Җиңүчеләр

I урын - «Татнефть» ААҖ командасы

II урын - Әлмәт торба заводы һәм «Татнефть» ААҖнең төбәкара профсоюз оешмасы

III урын - Әлмәт районының мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса