Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Безнең Мәликә «Главная сцена» проекты чирекфиналына үтте [+ВИДЕО]

Татарстанның яшь җырчысы Мәликә Разакова «Россия 1» каналында бара торган «Төп сәхнә» проектында катнашты.

Игорь Сарухановның «Скрип колеса» җырын үзәкләргә үтәрлек итеп башкарып, кыз жюри әгъзалары Михаил Боярский, Диана Арбенина, Валерий Леонтьев һәм Владимир Пресняковның югары бәясенә лаек булды. Владимир Пресняков хәтта җырчының чыгышыннан тәне чемер-чемер килүен, еламсырап та алуын әйтте һәм кызны сихерчегә тиңләде.

Мәликә Разакова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Аннары ГИТИСта белем алган һәм ике кинода төшәргә өлгергән. «Единственный мужчина» телесериалында ул вьетнам кызы - тәрҗемәче Туан. Ә «Ангел смерти» фильмында - спецназ агенты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса