Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Беркайчан да җырлавыңны ташлама һәм калын толымыңны кисмә»

Дилә Нигъмәтуллина инстаграм битендә үзенең хатирәләре белән бүлешә.

Дилә мәктәптә укыганда бик еш ике толым белән йөргән, тик ул вакытта чәче ике тапкыр калынрак булган. Диләне активист буларак ел саен укe беткәндә Арча-Параньга дигән слётка җибәргәннәр. 8 классны бетергән елны пионервожатый Әфинур апа йөгереп керә дә: «Балалар, тиз генә бездән тагын бер чыгыш кирәк. Әйдәгез, кем шигырь сөйли, җыр башкара?» ди. Шунда Дилә кыюланып гомерендә беренче тапкыр җырларга була. Әлфинур апа аның җырлый белүенә аптырап кала, Арчадан бер баянист белән репетиция эшләп карарга куша. Дилә үзе белгән Алсу Хисамиеваның «Карама син йолдызларга» дигән җырын башкара. Шул җырны җырлаганнана соң баянчы абый аңа: «Сеңелем, беркайчан да җырлавыңны ташлама һәм калын толымыңны кисмә. Искиткеч матур тавышың», ди. Икенче көнне бөтен укытучылар Диләнең әнисенә аның җырлаганын мактап сөйлиләр. Шулай итеп кыз сәхнәдә чыгыш ясый башлый, аннары аны «Ак җилкәннәр» дигән ансамбльгә чакыралар.

 

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса