Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Россия көнен велоузыш белән каршы алды

Олысы да, кечесе дә Россия Федерациясе флаглары белән илнең төп бәйрәме - Россия көне уңаеннан оештырылган "Игелекле велоузыш"та катнаштылар.

Ике тәгәрмәчле транспортка утырып, бүген эшләүче яшьләр, Әлмәт волонтерлары һәм шәһәрнең велоберләшмәсе әгъзалары шәһәр урамнары буйлап узды. 

 

Ярышларга иртәнге унда Әлмәтнең Яшьләр үзәге каршында старт бирелде. 

 

Велоузышта катнашучылар бердәм булып һәм бәйрәм кәефе белән фотоларга һәм видеога төштеләр. 

 

Чараны шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә оештырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса