Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Басков Ольга Бузовага тәкъдим ясаган

Комидан блогер Константин Басков Ольга Бузовага авыл йортына күчәргә тәкъдим итте.

33 яшьлек җырчы Ольга Бузованың җанатарлары бик күп булса да, әмма әлегә ул ялгыз. Аларның берсе − йолдызның авыл йортына күченеп, бергә тормыш корырга хыялланучы блогер Константин Басков.

Ир-ат артистның игътибарын яулау өчен барысын да эшләргә әзер. Күптән түгел Басков 46 мең сумлык бриллиант балдак һәм итек бүләк иткән.

Ир-атлар игътибарыннан бушамаган Ольга яшь кешегә җавап бирми. Ләкин Костя: «Алга таба яхшырак булачак!»- дип өметен югалтмый. Сүз уңаеннан, Басков туй чараларын алып баручы булып акча эшли. Бер кич эчендә Константин 35 мең сум тирәсе акча ала. Мәхәббәтенең берничә тапкыр күбрәк акча эшләвенә ул борчылмый.

 

Автор: Александра Иванова

http://sahne.ru

Фото: Instagram

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса