“Башваткыч”та Җәвит Шакировны кем алыштыра?
Җәвит Шакиров "Башваткыч" тапшыруыннан китте. Ачуланышып, нәрсәдәндер канәгать булмыйча түгел.
Гастрольләр, концертлар үзенекен итә, барысына да өлгерергә кирәк. Ә ТНВдагы эш графигыннан тайпылып булмый. Кечкенә улы быел XI сыйныфны тәмамлый икән. Аңа да терәк булырга кирәк. Барысын да уйлап, Җәвит абый шундый карарга килгән.
Хәзер "Башваткыч"ны Зөлфәт Зиннуров алып барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа