Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Бар дөнья – балаларга» онлайн-марафоны башланып китте

Казанда унике сәгатьлек «Бар дөнья – балаларга» хәйрия проектының онлайн-марафоны башланып китте.

Туры эфир барышында кунаклар белән алып баручылар  Роман Антонов һәм «Оперение» иҗади үсеш студиясе укучылары Искәндәр белән Самира Заһидуллиналар аралаша.

 Роман Антонов хәбәр иткәнчә, көн дәвамында студиядә төрле коллективлар,артистлар эшләячәк, ә кунаклар сыйфатында студиягә кызыклы кешеләр киләчәк.

 Беренче кунак ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булган. Марафон студиясендә шулай ук композитор Эльмир Низамов, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, Казанның «Зенит» командасы  уенчысы Денис Земченокның да килүе көтелә.

Әлеге проект Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Трансляция дәвамында барлык теләүчеләр икенче хоспис төзелешенә SMS-хәбәр җибәреп ярдәм итә ала.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса