Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Балаларга парк зур бәйрәм оештырды

1950 елдан бирле ел да 1 июньдә балалар үзләрен дөнья тоткалары итеп хис итә. Чөнки бу көнне бөтен дөньяда Балаларны яклау көнен билгеләп узалар. Әлмәттә исә бу бәйрәмне зурлап мәдәният һәм ял паркында уздыру матур традициягә әверелеп бара. Ел да ул үзенә меңләгән баланы җыя. Быел да каникулларның беренче көнендә,...

1950 елдан бирле ел да 1 июньдә балалар үзләрен дөнья тоткалары итеп хис итә. Чөнки бу көнне бөтен дөньяда Балаларны яклау көнен билгеләп узалар.


Әлмәттә исә бу бәйрәмне зурлап мәдәният һәм ял паркында уздыру матур традициягә әверелеп бара. Ел да ул үзенә меңләгән баланы җыя. Быел да каникулларның беренче көнендә, әти-әниләр белән берлектә, бала-чага рәхәтләнеп күңел ачты. "Уенчыкларга икенче тормыш" дигән акция, рәсем бәйгесе, флорбол һәм өстәл теннисы буенча ярышлар, төрле спорт уеннары, "Игътибар, балалар!" дигән юлда йөрү кагыйдәләре буенча лотерея, Әлмәт иҗат коллективларының балалар өчен концерт программалары узды.

Паркта Әлмәт хатын-кызлары берлеге тарафыннан "Остакуллар шәһәрчеге" дигән акция дә оештырылды. Балалар үз куллары белән чүпрәктән курчаклар тегә, балчыктан ясалган уенчыкларны төрле төсләргә буйый алды.

Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин исеменнән котларга дип район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев та килгән иде. Үзенең чыгышында ул әлеге көннең әһәмиятен искәртеп үтте, һәрберсенә бәхетле балачак теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса