Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Айдар Галимов: "Элвин Грейның тавышында моң, сагыш бар"

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Элвин Грейның популярлыгын җырчының харизмасы белән бәйләп аңлата. Бу хакта ул Инстаграмында болай дип яза:

«Радик үз хезмәтен бик ярата, тырышып эшли. Фанатларын, тамашачыларын ярата. Мин моны аның концертында күрдем, тойдым. Тавышында ниндидер моң, сагыш бар. Һәм җыры күңелгә барып җитә. Ә бит әллә нинди көчле, дөрес тавышлар бар, әмма күңел кылларын тибрәтә алмыйлар. Ә Радикта ул харизма бар. Аптырыйсы түгел аңа. Тырыш егет. Ул – үз заманыныкы. Алар бөтенләй башкача. Социаль челтәрләрне дөрес итеп куллана беләләр. Ә менә безнең күпме тәҗрибә, зур багаж бар, әмма аны белмибез. Алар – икенче заман балалары».

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса