Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Атнага җиде көн «җомга»

"Фейсбук" челтәрендә театрга, кинога йөрү турында гәп куертучыларның сүзен берәү: "Мин бүген бик зур диагональле, программа тәэмин ителеше ягыннан "көчле" телевизор алып кайтып куйдым. Моннан гайре минем өчен театр да, кино да шул", - дип кырт кисте.

Ә бу әфәнденең сайлау мөмкинлеге зур. Медиа-базар ТВ-каналлар белән шыплап тулган. Тәүлек буе яңалыклар гына "сөйли", бары чит ил фильмнарын күрсәтә торганнары да, үзебезнекеләргә генә өстенлек бирүчеләр дә күп. Гел җырлатучылары да, югары сәнгатьне, спортны пропагандалаганнары да, интеллектуаль уеннар белән мавыктырганнары да бихисап. Шулар арасында атнага 7 көн "җомга", ягъни кәеф вәгъдә итүче берәү бар. "Пятница" каналы. 9-10 еллар элек дәүләт учреждениесе буларак ачылган, 7 ел элек "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалына әйләнгән "Әлмәт ТВ" каналы 2014 елның гыйнварыннан шул каналны челтәр партнеры итеп сайлады. Әлеге адым белән телекомпания концепциясен дә үзгәртте. Шул күчеш чорында филиалны җитәкләгән директор Наилә Әл-Әйюби сүзләренчә, коллектив бүген "үзебезгә кызык, әлмәтлеләргә мөһим һәм кабат карыйсы килгән программалар әзерләү" белән мәшгуль. Бу хакта җитәкче Бөтендөнья телевидение көне уңаеннан хезмәттәшләр янына сугылгач сөйләде.

- Бүгенге катгый көндәшлек заманында тамашачыны да, партнерларны да фәкать продукция сыйфаты, кызыклы проектлар һәм аларны иҗат итүче белемле журналистлар белән җәлеп итеп була, - дип искәртте Наилә Әл-Әйюби. Соңгылары белән директор аеруча горурлана.

Алар аз, ләкин һәммәсе дә «тельняшкада»

Әлеге мәгълүм тәгъбир АТВчыларга бигрәк тәңгәл. Хисапчы, машина йөртүчеләрне дә кертеп, компаниядә 15 кеше эшли. Нигездә яшьләр. Иҗат белән шөгыльләнүчеләре - 4 корреспондент һәм 2 оператор. Монтаж линиясендә бер белгеч хезмәт итә. Дөрес, директор үзе дә, урынбасары да иҗатта азау ярган профессионаллар.

- Журналист - профессия түгел бит ул, ә табигый сәләт. Урынбасарым Людмила Воронина - фикергә бай җитәкче. Тапшыруларның концепциясен ул билгели һәм үтәлешен тәэмин итә. Белеме буенча психолог буларак, һәр иҗади кешегә ачкыч таба, - ди белеме буенча филолог җитәкче. Сүзләренең хаклыгын расларга теләп, хезмәткәрләренең белгечлекләрен санап китте ул. Арада юрист, дизайнерларны, әле диплом алмаганнарын да атады. - Алар үз эшенә бирелгән (шулай булмаса, аз хезмәт хакына андый энтузиазм "сыга" алмаслар иде. - Л.М.), эшләргә, белмәгәнне өйрәнергә атлыгып торучы, тәнкыйтьне дә камиллеккә этәргеч дип кабул итүчеләр. Талантлы һәм киләчәге өметле яшьләр бездә.

Аралашудан аңлашылганча, гомумән, әзер телевизиончы кадрлар юк икән. Бу өлкәгә килгән һәркем үзлегеннән, эш барышында остарган белгеч. Шулай бервакыт хезмәткәрләренең ниләргә сәләтле булуын белешергә уйлап сораштыру уздырганнар. Һәрберсенең күп нәрсәгә сәләтле, берсен-берсе алыштырырлык шә- хесләр икәнлеге ачыкланган.

ТВ-продукция: иң мөһиме сыйфат

- Тәүлегенә эфир вакытының сәгать ярымын тутырабыз. Көн саен "Әлмәт. Бүген" яңалыклар чыгарылышы чыга. Ким дигәндә "кыска, әмма оста" итеп 7-8 материал бирергә тырышабыз. Шәһәрдәшләргә кызык темаларга өстенлек бирелә. Без аларны социаль челтәрдәге ара- лашудан да эзлибез, - дип ачыклык кертте әңгәмәдәшем.

Игътибар иттек, каналда Мәдәният елы кысаларында уникаль проект башланды. Әл- мәтлеләр язучылар, шагыйрьләр исемен йөрткән урамнарда аларның әсәрләрен укый. "Халык әдәбият ярата икән бит! Бу проект белән шуны ачыкладык", - ди АТВчылар.

Яңалыклар һәм мәдәни проект көн саен эфирга чыкса, тапшырулар ике атнага бер әзерләнә. "Әлмәт - спорт шәһәре" тапшыруында төбәктә гамәлдә булган спорт төрләре турында сөйлиләр. Танылган спортчылар белән таныштыралар. Теге яки бу спорт төренең, ярышларның кагыйдәләре турында да мәгълүмат бирелә.

- Максатыбыз - тапшыруны караучы кеше "баламны шунда бирәм яки үзем шуның белән шөгыльләнәм" дигән фикергә килсен, - дип тапшыруның юнәлешен аныклады җитәкче. - Без һәр тапшыруны Интернетка "элеп" барабыз. Караучыларны анализлап, Әлмәттә грек-рим көрәшен яратучылар күп икән дигән фикергә килдек. Сайт-та караулар көтелмәгәнчә күтәрелде.

- Болай эшләп тамашачыларыгызның Интернетка күчүеннән курыкмыйсызмы?

- Андый шик юк. Телевидение кызыксыну уята, Интернет җавап бирә, диләр бит. Ягъни ТВ-экран аша күз-колак кызыклы мәгълүмат ишетә-күрә, һәм бу хакта пәрәвез челтәреннән тулырак мәгълүмат таба. Мәгълүм ки, бүген Интернетта гына "яшәүче" категория бар. Яңалыкларны сайтка элеп, тамашачыга тапшыру белән вакытка бәйсез рәвештә танышырга мөмкинлек тудырабыз. Шәһәр телевидениесе буларак, һәр төрле тамашачыны күз уңында тотарга тырышабыз. Кыскасы, кул - пульста.

"Безнең вакыт" дип исемләнгән татарча тапшыру да шуңа бер мисал. Бүген телне саклау, өйрәнү проблемасы күз уңында. "Әмма аңа карап татарча сөйләшүчеләр артмады", - ди филиал директоры.

- Шуңа күрә без бу тапшыруда уңышка ирешкән, танылган һәм татарча белгән шәхесләр турында сөйләп, "продвинутый" булу өчен татарча белергә кирәк дигән фикерне алга куябыз.

Тамашачылар искәргәндер, "Православие календаре" да эчтәлеген һәм формасын үзгәртте. Элек теге яки бу темага рухани монологы белән чикләнсәләр, хәзер төбәктәге гыйбадәтханәләр турында сәхифәләр, дини вакыйгалар, кешелеклелек кыйммәтләренә руханилар фикере белән эчтәлекне тагын да төрләндергәннәр. Баланс сакларга кирәк дип күршеләрнең ("Луч" ТК) "Ислам нуры" тапшыруын да күрсәтәләр. Мәгълүм ки, 21 ноябрьдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья телевидение көнен БМОның Генераль Ассам-блеясы тынычлык, куркынычсызлык, мәдәни үсеш проблемаларына багышланган телевизион программаларны үзара алмашу максатында гамәлгә куйган иде.

Кызыклы проектлар - танылуга кыска юл

Әз, әмма «тельняшкалы» хезмәткәрләр белән "Әлмәт ТВ" теге яки бу һөнәри бәйрәмгә, предприятие-учреждениеләрнең юбилейлы датала- рына фильмнар да әзерләргә җитешә. Соңгы вакытта Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ве- тераннар турында видеоматериаллар төшерә башлаганнар. Бер ай булмады әле, эфирга рус һәм татар телләрендә "Чын күңелдән" котлаулар тапшыруы чыга. Ике айга бер филиал мультимедиа проектлары белән шәһәрне шаулата.

- Шундый проектлар белән дә үзебезне таныттык. Хәзер шәһәр учреждениеләре уртак проектлар эшләү турында тәкъдим ясый. Муниципалитет җитәкчеләре дә каналның шәһәр һәм район өчен эшләгәнен аңлый. Кыскасы, без бер максат белән яшибез, - дип ассызыклый филиал директоры Наилә Әл-Әйюби.

Коллективның яңа юнәлештә эшли башлавына бер ел тулып бара. "Без аның һәр көнен шартлар белән "көрәш"тә уздырдык", - ди алар. "Әлмәт ТВ" өчен һәр адым - яңа казанышлар юлында зур җиңү.

Наилә Әл-Әйюби:

"Татарча тапшыруларда без татар телен укытуда яңа алымнар кулланган уку йортлары, балалар бакчалары турында сөйлибез. Бу үзенә күрә бер укыту әсбабы кебек тә. Тәҗрибә уртаклашу өчен ачык дәресләргә, семинарларга да йөрисе юк, ТВ карау да ярдәм итәчәк."

Көндәшлеккә килгәндә, контент буенча ярышучылар икәү: без һәм "Луч". Реклама өлкәсе турында сүз йөртсәк, Әлмәттә бүген ким дигәндә 12 телеканал реклама бирә. Рекламаны пирог дип күз алдына китерсәк, "Әлмәт ТВ" да кемнәрдер өлешенә кереп, шул пирогтан бер кисәккә дәгъва итәргә тиеш була. Ә моңа фәкать сыйфатлы продукция, кызыклы проектлар белән генә ирешергә мөмкин.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса