Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә яңа туган саҗыйларга бүләк ясадылар

Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәтнең балалар тудыру йортыннан чыгучы сабыйларга машинада йөрү өчен махсус җайланмалар тапшырылды.

Әлеге акцияне дүртенче ел рәттән “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” территориаль идарәсе белән берлектә Әлмәт хатын-кызлар берләшмәсе уздыра.

"Кирәкле бүләк", дип билгеләгән яшь әти-әниләр. Бу көнне яңа туган дүрт балага бүләк ясалган.

Күркәм традициягә әверелгән акция сабыйларга тормышның беренче көннәреннән үк үзләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү мөмкинлеге бирә, ди оештыручылар.

Фото:Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса