Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алмашка яшьләр килә

Әлмәт татар дәүләт драма театры репертуарындагы "Тормыш корабы" спектаклен тамаша кылсаң, анда яшь артистларның күплеге күзгә ташлана, шулай ук башка спектакльләрдә дә алар белән еш очрашабыз - өлкән артистларга алмашка сәләтле, өметле яшьләр кайтты.

Яшьлек яшьлек инде, аларның хәрәкәтләре дә башка, үзләре җитез, энергияләре ташып тора. Әлеге әңгәмәбез шул төркем вәкилләре Айгөл Рамазанова, Эльвира Һадиева, Илсур Хәертдинов, Ирек Шәрәфетдинов, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов, Динар Хөснетдинов, Илшат Агиев, Резедә Сафиналар белән.
Әлмәт театрының тарихы данлы, аның танылган артистлары, кабатланмас шәхесләре бар. 1960 нчы елларда биредә режиссер Габдулла Йосыф җитәкчелегендәге театр студиясен тәмамлаган Камил Вәлиев, Дамира Кузаева, Луиза Солтановалар бер дулкын, агым булып театр тормышына ургылып килеп керә. 1980 нче елларда бирегә тагын бер төркем артистлар кайта. Дилбәр Әбүнәгыймова, Сәкинә Минханова, Рамил Минханов, Раушания Фәйзуллина, Фәймә Бикморатова, Асия Харисова, Рафик Таһировлар театрга яңа сулыш өрә. Бүген бер төркем булып килгән яшьләрне шулай ук колач җәеп каршы алдылар, чөнки алар театрның киләчәге.
Әлмәт яшь актерларны нәрсәсе белән җәлеп иткән соң? Әлбәттә, театрның дәрәҗәсе, аның тоткан урыны, биредәге мохит, берсеннән-берсе көчле режиссерлар белән эшләү мөмкинлеге аларда зур кызыксыну уяткан. Безнең театрның бөеклегенә сокланган Чаллы кызы Эльвира, Әлмәтне туган каласы Казаннан да өстен күргән һәм театрга ашкынып кайткан Айрат, икенче курста укыганда ук шәһәргә гашыйк булган һәм диплом алгач бары бирегә генә кайтам дип кистереп әйткән Башкортстан егете Илшат язмышларының шундый борылыш ясавы белән бәхетле.
- Казан театр училищесында укыганда безгә җитәкчеләребез: "Училище - ул тормыш базасы", - дип әйтә торганнар иде. 4 ел эчендә без бу сүзләрнең дөреслегенә инандык. Беренче дуслар, беренче авырлыклар, беренче җиңүләр, беренче җиңелүләр - шуларны тою яңа дөньяга, үз биографияңдәге яңа борылышка, яңа адымга барудыр дип уйлыйм. Әлмәт театры бик кунакчыл булып чыкты. Безне якын итеп каршы алдылар, һәрберебезгә рольләр өләштеләр, - ди Динар.
Әйе, яшьләр бүген тамашачыларга үзләрен танытырга өлгерде. Мәсәлән, "Балакаем"да Ильмира ролен башкарган Айгөл әлеге рольне үзенә тормыш тарафыннан бирелгән бүләк дип саный. Кыз Әлмәт музыка көллиятендә укыганда ук театрда зур адымнарын ясый башлый.
- Сәхнә үзенә тартып торды, беренче көннән үк театрга гашыйк булдым. "Балакаем"да роль бирүләре минем өчен көтелмәгән булды. Аңа бар тырышлыгымны салдым. Дусларым да, туганнарым да моны билгеләде.
Рольнең кечкенәсе, зуры булмый. Яшьләр моны яхшы аңлый. Икенче пландагысына да бар тырышлыгыңны куеп, җан өрсәң аны күтәреп була. Образ тудырганда режиссер куйган бурычка тормышта күргәннәрне дә өстәп, фантазияне кушып эшли алар. Үзләре башкарган рольләр турында яшь актерлар менә нинди фикердә.
Динар: "Гашыйк Кәриб"тә гашыйк кеше ролен уйнадым. Әмма тормышта минем көчле мәхәббәт ялкынында янганым юк. Шуңадыр бәлки, мин аны сүлпәнрәк уйныйм".
Илсур: "Тормыш корабы"ндагы ролем җитди. Сукыр булса да, ул күпне күрә, ишетә, геройларга юл күрсәтергә тырыша. Образ тамашачыга табышмак булып калырга тиештер. Кеше итеп тә күзалламыйм мин аны..." Сүзгә Илшат кушыла: "Хозыр Ильяс, юлчы да кебек ул. Алла тарафыннан иңдерелгән бер бәндәдер бәлки".
"Тормыш корабы"ндагы Семен Семенович әсәр буенча башкача күзаллана, ә нигә сәхнәдә ул бөтенләй икенче төрле күренде дигән сорауга Ирек: "Мин режиссер кушкан бурычны үтәдем. Әлбәттә, образны башкача тудырырга мөмкин иде", - дип җавап бирде.
Раушан: "Харис ("Тормыш корабы") үземә бик охшаган. Саннар теле белән әйтсәк, ул минем 75 процентымны алып тора. Әлеге образны тудыру авыр булмады".
Театр режиссеры Ильяс Гәрәев билгеләгәнчә, яшьләр биредә үз урыннарын тапкан, алар театрга яңалык, үзгәреш алып килгән, иң мөһиме - алар татар телен камил белә. Киләчәктә кабатланмас рольләре бе- лән тамашачылар күңелен яуларга һәммәсенең дә мөмкинлекләре бар. Резедә, мәсәлән, матур, моңлы тавышы белән игътибарга лаек. Юкка гына ул укыганда Галиябану, Мәйсәрәне уйнамаган. Озакламый без актерларны "Студентлар"да күрә алачакбыз.
- Һәр актерның үсү тарихы үзенчә языла. Кемдер 30 яшьтә күтәрелә, икенчеләр 40 та, 50 дә моңа ирешә. Бары тик артка чигенмичә, ахырына кадәр барып җитәргә кирәк, - диде театрның әдәби бүлек буенча баш режиссер ярдәмчесе Әнисә Таһирова һәм яшьләргә куйган максатларына ирешүләрен теләде. Егетләр-кызлар исә моңа әзер. Алар бүгеннән үк Әлмәт тамашачысы белән актер арасындагы күпергә нигез сала башлады. Ак юллар сезгә!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250