Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алла Пугачева орден белән бүләкләнәчәк

15 апрельдә рус эстрадасының примадоннасы Алла Пугачевага 70 яшь тула. Җырчының олы юбилее уңаеннан РФ президенты Владимир Путин аны Ватан алдындагы казанышлары өчен I дәрәҗәле орден («За заслуги перед отечеством») белән бүләкләячәк.

Бу хакта матбугат чараларына Алла Пугачеваның икенче ире кинорежиссер Александр Стефанович хәбәр итә. «70 яшь - I дәрәҗәле орден өчен бик уңышлы вакыт. Башка дәрәҗәләрен ул инде төрле елларда алган иде», - дип сөйләгән ул «Экспресс газета» хәбәрчеләренә.

Искәртик, җырчының туган көне уңаеннан Мәскәүнең Кремль сараенда рус эстрадасының күп артистлары катнашында зур юбилей концерты планлаштырыла.

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @alla_orfey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса