Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Актриса Алиша – АМАЗОНКА?

Озакламый Әлмәт татар дәүләт драма театрында Илгиз Зәйни әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Амазонка" спектакленең премьерасы була. Яшь актерлар катнашындагы музыкаль комедияне сәхнәгә "амазонка" Алиша Мөдәрисова куя.

Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәткә килүенә бер ел дигәндә яшь вә нәфис актриса Алиша өлешенә үзен режиссер буларак сынау бурычы төшә. Бу очраклы түгел, миңа калса. Беренчедән, режиссер Фәрит Бикчәнтәев курсын ул шушы спектакльдә төп роль - Ләйләне башкарып тәмамлый. Икенчедән, Камал театры сөнгать җитәкчесенә әлеге спектакльне Әлмәттә яңарту тәкъдиме кергәч: "Нигә сезгә мин кирәк, Алишагыз бар бит", - дип остазы хәер-фатиха бирә. Өченчедән, аның холкы амазонкаларныкыннан ким түгел. Беренче карашка тыныч, басынкы актриса белән аралашканда аның үтә таләпчән, тырыш, максатчан булуын абайлыйсың. Дүртенчедән, ул чыннан да "амазонка". Борынгы грек риваятьләреннән хәтерләүчеләр бардыр, амазонкалар - хатын-кызлардан гына торган, сугышчан холыклы кабилә. Иран телендә "ha-mazan" - "хатын-кыз сугышчы" дип тәрҗемә ителә. Тагын бер варианты "a masso" - "кагылгысыз" дигәнне аңлата. Вәт! Алиша Мөдәрисова да тхэквандо буенча кара билбау иясе (Әти-әнисе тапкан исеме Алина аның. Көнчыгыш сугыш сәнгатенә төшендергән тренеры төркемдәге бихисап Алиналар арасыннан аерылып торсын өчен аңа "Алиша" дип эндәшә башлый. Алина да ошата бу исемне. Хәзер аңа күбрәк шулай дәшәләр дә. - Л.М.).

Шундый булмаса, 3 яшендә "Нур" татар театрында (Уфа) заманында чын театраль вакыйгага әйләнгән "Көз" спектаклендә (Гаяз Исхакый, инсценировка авторы - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев) роль ышанып тапшырмаслар иде. Ул гына да түгел 10 яшендә Алина Мөдәрисова Салават Юлаевның 250 еллыгына багышланган спектакльдә каһарманның өченче хатыны Гөлбәзир образын тудырып, "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңүче була.

  • Әтием Уфа "Нур" театры актеры. Мин аңа рәхмәтлемен. Актриса булу теләгемнән баш тарттырмады. "Башыңны кая тыкканыңны аңлыйсың, үзеңә кара", диде дә бетте, - дип искә ала Алиша Казан театр училищесына сәфәр чыккан вакытларын.

Үзе әйтүенчә, аңарда режиссер булу теләге юк.

- Казанда дүртенче режиссерлык лабораториясендә мин моның гади нәрсә түгеллегенә яхшы төшендем, - ди Алиша. - Минем ихтыярдан гына торса, сәхнәдән төшми уйнар идем. Ә бу эшне йөкләгәч, баш тартмадым инде. Укыганда да этюдлар эшләгән бар иде. Җитмәсә, режиссер Лилия Әхмәтова килеп ярдәм итте. Өлкән буын актерлар да киңәш-табыш итә. Эшлисе килеп тора.

Әлмәт амазонкалары - Алиша Мөдәрисова, Эльвира Һадиева, Резедә Сафина, Лилия Харитонова, Элмира Яһүдина, Римма Лотфуллина һәм аларның игътибарын яулау белән мәшгуль алты яшь егет сәхнәдә җиңел, көлкеле, урыны белән моңсу да вакыйгаларга романтика һәм аеклык хас тамаша әзерләү мәшәкатенә чумган.

  • Миңа алар белән эшләү ошый. Дус-тату гына иҗат итәбез. Һәммәсе дә инициативалы. Башлаганда ук: "Мин режиссер түгел, бергәләп тартсак кына инде", - дигән идем. Шулай дәвам итәбез дә, - ди яшь актриса-режиссер. - Спектакле дә үзебез турында бит. Укырга, үзен һәрьяклап үстерергә омтылган, мөстәкыйльлеккә юл яручы яшь кызлар хакында (Ул үзе дә хатын-кыз мөстәкыйль булырга тиеш дип саный. Ләкин янында терәк - ир кеше кирәклеген дә таный. Л.М.).

Тамашаның сценография авторы - Валерий Яшколов. Музыкаль бизәлеш Урал Иделбаевныкы. Вәгъдә итүләренчә, сәхнә костюмнары ачык җете төсләрдә, кәеф күтәрә торган. Сәхнәдәге декорацияләр исә бик җиңел һәм тиз генә бер формадан икенчесенә әверелерлек итеп көйләнгән тартма-трансформерлардан гыйбарәт. "Бу спектакль - яшьләргә генә түгел, өлкән буынга да кызыклы булырга тиеш", - дип ышана Алиша.

Сүз уңаенда, театр социаль челтәрдәге төркемнәрендә "Амазонкалар" дип аталган фоторәсемнәр бәйгесе дә игълан итте. Рәвешен китереп, фото юллаганнарны театрдан сюрприз көтә.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса