Әлмәт таңнары

Акны күрер өчен янына карасын куеп карарга кирәк

Кем соң ул Гөлнара Кәшипова дисәң, Әлмәт драма театры артистлары сиңа гаҗәпләнеп карар.

Янәсе, ничек инде аны белмәскә?! Сәхнәдә дә, тормышта да бер урында тик тора белмәс, әйтсә - өздереп әйтер, булдыра алмаса - баш тартыр, гади генә әйбергә дә сокланып карар һәм, зур ачыш ясагандай, көтелмәгән бәя биреп куяр. Менә кем икән ул - Гөлнара Кәшипова! Дөресен әйтик, аның син генә булдыра аласың дигән рольләрдән баш тартуы, гаиләсе, балалары хакына сәхнәдән китеп торуы һәм башка гамәлләрен, бәлки, күпләр аңламас та. Ничек бар, шундый итеп кабул итү кирәктер аны.

- Гөлнара, сез бер әңгәмәдә, классик героинялар минем өчен түгел, холкыма туры килми дигәнсез. Бүген дә шул фикердә каласызмы?

- Әйтик, классик героиня Галиябануны алыйк. Мин аның күлмәген киеп, чәчемне аныңча ясап куеп кына Галиябануга әйләнә алмыйм. Табигатем андый түгел. Язмышка буйсыну хас түгел миңа. Классик героиняны мунчага бикләп куйсалар, ул мескенкәем елар, чыга алмас иде. Мин бүрәнәсен сүтеп булса да иреккә томырылыр идем.

- Шундый холык белән театрдан китеп торуыгыз аңлашылмый да...

- Бик кыен булды. Бер-бер артлы бала таптым. Икесе арасында вакыт аз булып, мин роль әзерләп өлгерә алмадым. Ике бала белән алты ел өйдә тордым. Ярый әле Аллаһы Тәгалә сабырлык биргән. Бусы - әти-әнидән күчкән сыйфат. Ә бит тәрәзә төбеннән үтеп киткән мәчегә дә ачу килгән чаклар бар иде. Ул тышта нидер майтарып йөри, ә мин тик ятам. Икенче яктан, бала тәрбияләү дә - зур эш бит инде ул. Шуннан җанга рәхәтлек бирә торган шөгыль таптым - сценарийлар яза башладым. Балалар өчен язылган сценарийларның берсе - "Җенле юл кагыйдәләре" дигәне сәхнәләштерелде. "Бал бабай" пьесасы да театрыбыз белгечләре тарафыннан җылы кабул ителде.

- Балалар темасы якын, ахры.

Реклама

- Мин бит әле дә күңелем белән бала. Менә Казанга гастрольгә кузгалганда урамда матур итеп кар ява иде. Миңа шул җитә калды инде. Артистлар, сабый бала шикелле уйнап йөрмәсәң, диләр. Аллаһым яраткан бар нәрсәне күрә, аңлый, ярата алуым белән бәхетлемен. Борчулар, кайгылар биргәне өчен дә рәхмәтлемен. Ул уйланырга, тормыш кадерен белергә ярдәм итә бит. Җир йөзендә аклык бар, каралык бар. Ни дәрәҗәдә ак икәнен белер өчен аның янына караны куеп карарга кирәк.

- Гөлнара, ирегез Наилгә, гаилә коргач, театрдан китәргә туры килгән. Үзегез аның бу адымын ничек кабул иттегез, ул хәзер үкенмиме?

- Бу сорауны әле берничә көн элек кенә биргәннәр иде. Әйе, үземне ирем урынына куеп карагач, миңа бик кыен булды. Ләкин мин тынычландым, чөнки ул үзенең хыялын сөйләде. Кем буласың дип сорасалар, әти кебек шофер булам, дип җавап бирә торган булган. Шулай да, бик үгетләгәч, театр училищесына барып кергән. "Үзем дә уйламаган җирдән тоттылар да кабул иттеләр", - дип искә ала хәзер. Ә бүген ул - шофер. Мин театр турында сүз кузгатсам, ул минем хыял түгел иде, ди.

- Сезне театр очраштырдымы?

- Кечкенәдән шук булганмын. Ә Наил миннән яшьрәк. Алар төркеме театрга килгәч тә, егет дип кабул итмим дә, әй шаярам, уйныйм тегеләр белән. Шул вакытта берсе бу синең ирең була дип әйтсә, бот чаба-чаба көлгән булыр идем. Автобуста янәшә утырабыз, ул мине акча туздырырга сәбәп чыкканда саклагандай итә һәм кирелегем аркасында киресе килеп чыга. Бервакыт кешедә өмет уятмыйм дип аннан читләштем. Ул исә шул вакытта ук туган авылларында спектакль уйнаганда әти-әнисе, туганнарына, менә бу минем йөргән кызым, дип күрсәткән булган.


- Гөлнара, бу энергиягез белән Әлмәт театры сәхнәсен тар­сынмыйсызмы?

- Могҗиза булып, Фәрит Бикчәнтәев кал, Гөлнара, Камал театрында дисә дә, мин риза булмас идем. Үзебезнең театрны шундый яратам. Өлкән артистларның ни өчен монда безне рух тота дип әйтүләрен менә хәзер аң­ладым. Туган ягым булганга гына түгелдер ул.


- Бу рольдән баш тартам, чөнки аның героинясы әйткән фикерне башка рольне башкарганда тамашачыга җиткергән идем инде, дигән фикерегез гаҗәпләндерде. Ә бит артист халкы теләсә нинди рольгә ябышып ята. Булсын гына, тик яту фикер кабатлануга караганда күпкә куркынычрак бит.

- Гафур Каюмовның "Сагынырсың әле... син дә бер..." дигән спектаклендә зур роль башкарган идем. Шуннан соң тагын бер пьесаны сәхнәләштерергә алындык. Мин шул ук типтагы рольгә билгеләндем. Беркем дә кереп, бу рольдән баш тартам, анда бернинди яңалык ача алмыйм, диячәгемне көтмәде. Ләкин кемнедер шаккатырмаячагыңны (бигрәк тә үзеңне) белгәч, нигә ул рольгә алынырга?

- Артистларның сәхнә тормышы өч этапка бүленә кебек. Яшь вакыт - ялтырап аласың, урта буын - рольләр азая. Аннан бик сирәкләргә генә сәхнәдә калу насыйп булган картлык килә. Сез язмышыгызны ничек күрәсез?

- Карьера минем өчен беренче урында түгел. Рольләр уйнадык, ялтырадык, дип шәхси тормышына вакыт тапмаган өлкән буын артистларга карыйм да, ул карьерагыз бүген сезгә һич югы бер чынаяк чәй китерәме соң, дип уйлап куям. Безнең гаиләдә биш җан. Мәрхүм абыемның 16 яшьлек кызын да тәрбиялибез. Ирем белән икебез дә таләпчән, ләкин бала җанлы. Бездә һәркем яраткан эше белән шөгыльләнә.

P.S. Гөлнара Кәшипова - теләсә нинди жанрда бердәй оста уйный ала торган артист. Тамашачы Туфан Миңнуллинның "Җанкисәккәем" әсәрендә - Шүрәлинә, Ризван Хәмиднең "Көзнең сары яфраклары"нда - Сәхия, Гафур Каюмовның "Сагынырсың әле... син дә бер..."ендә - Гөлсинә, Флорид Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?" спектаклендә Хәнә образларын зур осталык белән тудырды. Казан тамашачысы аның "Туган-тумача"да - Әминәсен, "Кыю кызлар"да Бибкәйнурын яратып калды.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: