Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Ак чәчәкләр"не телевизордан күрсәтү көннәре билгеле

9 ноябрьдән "Яңа гасыр" телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә.

10 сериадан торган кинокартинаны "ТНВ" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12.00 дә, һәм кабатлап 17.20 дә, 22.00 дә күрсәтелер дип планлаштырыла.

Моннан тыш, 8 ноябрь көнне әлеге телевидениенең "Мәдәният дөньясы" тапшыруында "Ак чәчәкләр"дә төшкән актерлар белән әңгәмә, ә 22 ноябрьдә шул ук тапшыру кысаларында кинокартинаны төшерү процессына багышланган фильм күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса