Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Афәрин! Браво! [+ФОТОЛАР]

Әлмәт татар дәүләт драма театрында әнә шундый яңгыравык исем астында игълан ителгән проект кысаларында беренче концерт-очрашу узды.

Залны тутырып килгән Әлмәт тамашачылары бу кичтә Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Фирая Әкбәрова, Фуат Әбүбәкеров һәм республиканың атказанган артисты Әхмәт Кәримов белән күрешү бәхетенә иреште. Дүртесе дә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры хезмәткәрләре, дүртесе дә - халкыбызның сөекле сәхнә әһелләре. Шуңа күрә күпләребезгә таныш, күптән инде "халыкныкы" булган музыкантлар һәм җырлаучы артистлар башкарган һәр композиция үзгә җылылык, аерата хис белән кабул ителде.
Әлмәтлеләр дә сынатмады, әлбәттә. Сәхнә түреннән Динар Хөснетдинов һәм Илшат Агиевның шаярулы алып баруы да, Татарстанның халык артисты Рафик Таһировның, Мәдинә Гайнуллина һәм Фазыл Насыйбуллинның җырлаулары да, Раушан Мөхәммәтҗанов белән Диләрә Ибәтуллинаның биюләре дә программаның тулылыгына сәбәпче булды.
Бер сүз белән әйткәндә, әлеге кичәгә килүчеләр барысыннан да риза-канәгать булып таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса