Әлмәт районында яшәүче Клара Булатова үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте
Аңа - 17. Ничек дисезме? Сигез белән тугызны бергә кушып карагыз әле, һичшиксез, 17 була да куя.
Шушы көннәрдә татар поэзиясенең Ак әбисе Клара Булатова үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Әдәбият - ул тарих, елъязма, шигърият исә көньязма. Чөнки ул көн сулышын тоеп иҗат ителә. Аның иҗаты нефть төбәгенең бер гасырга якын тарихын колачлый. Чичән шагыйрәнең һәр язган әсәрендә таныш йөзләр, чалымнар, таныш күренешләр, вакыйгалар чагыла. Ул районыбызның, райондагы әдәбият-сәнгать дөньясының «аяклы тарихы». Ул күпләр белмәгәнне белә, күпләр күрмәгәнне күрә. Гомер буена, гади колхозчыдан алып зур дәрәҗәле кешеләр белән бертигез дәрәҗәдә аралаша алган, үз вакытында алар белән хатлар алышып яшәгән шагыйрәнең күңел сандыгында әйтәсе сүзләре әле бик күп.
Үзе әйткәнчә, туган көнендә Клара Булатованың «утраудагы Утарыннан» кунаклар өзелмәде, телефоны котлаулардан тынып тормады. Хезмәттәшләр, яшьлек дуслары, укучылар, ветераннар, әдәбият-сәнгать сөючеләр, конгресс вәкилләре - кемнәр генә килмәде ул көнне. Гомер буе бик күп бәйрәм чараларын, очрашуларны бергә алып барган, иҗатын укучыга, тамашачыга җиткергән театрның бүгенге директоры Фәридә ханым Исмәгыйлева белән мин фәкыйрегез дә шагыйрә янында булып, хәл-әхвәл белешеп, котлап кайттык. Үткәннәрне искә алдык, елмайдык, хәтер тәрәзәләрен киңрәк ачтык. Әйе, яшик әле шулай, һаман да, гел кояшка карап.
Рәфкать Шаһиев
Клара Булатова
Гел кояшка карап
Күз ачарга төнен теләмәгән
Яшь бөреләр иртән барсы да
Гел кояшка карап,
гел кояшка карап,
Гел кояшка карап ачыла.
Ах, минем дә килә киң юлларның
Иң яктысын сайлап аласым.
Гел кояшка карап,
гел кояшка карап,
Гел кояшка карап барасым.
Җырым аша сиңа кул суздым
Нәрсә сине мәҗбүр итте әле,
Саз каенын үзеңә юрарга?
Оныттыңмы? Икәү бергә атлап
Чыктык бит без авыр юлларга.
Сазламыктан түгел, тау иңеннән,
Үргә таба тотыйк без юлны.
«Иҗат» дигән газап дәрьясына
Икебез дә чумдык берьюлы.
Икебез дә чумдык. Мин арганда,
Ярдәм сорап сиңа кул суздым.
Баш тартмадың. Ялгыш абынсам да,
Син кулымнан тартып торгыздың.
Саз каены диеп сине атау
Башыма да хәтта килмәде.
Чәчәк кебек назлы булсаң да син,
Хәтерләттең миңа имәнне.
«Җырчы кошчык» диеп дәштем сиңа,
Берөзлексез җырлап торганга.
Эчем пошты, бүген эчем пошты,
Җырлар чакта җырың тынганга.
Җырчы кошчык!
Тизрәк кабынсын дип
Күкрәгеңдә шигъри йолдызың,
Үргә менәр дустым, имәнем, дип
Җырым аша сиңа кул сузам.
Әйе, сиңа!
13 июль, 1961 ел.
Энҗе апаң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа