...«Татар язучысы Зинаида Захарова булмый инде» диючеләр булды
Гомере буе балаларга белем биргән язучы Зинаида Захарова шушы көннәрдә үзенең күркәм бәйрәмен – 70 яшен каршыларга әзерләнә.
Әлмәт нефтьчеләр башкаласы гына түгел, әдипләр каласы да. Ул гомер буе сәнгатьтә кайнап яшәгән.
Әлмәттә яшәп иҗат итүчеләр арасында белеме, һөнәре белән укытучы булганнары аз түгел. Үткәннәргә күз салсак, Саҗидә Сөләйманова, Энҗе Мөэминова, Клара Булатовалар иҗат белән укытучы һөнәрен параллель алып барганнар. Бүгенге әңгәмәдәшебез дә шулар рәтеннән. Иҗат кешесе буларак кем икән ул Зинаида Захарова? Нинди уй-фикерләр белән яши? Сезне шулар белән таныштырасыбыз килә.
Зинаида ханым, язу эше Сезне илһамландырамы әллә ялыктырамы?
- Язу эше ялыктырмый, киресенчә, язган әйберләрем үземә ошаса рәхәтлек кичерәм. Язганнарны кат-кат укып, төзәтмәләр кертәм. Язасы килмәгәндә компьютерны ачып та карамыйм. Күп язмыйм, илһам килгәндә генә эшлим. Китапны нәшрияткә тапшыргач, китап чыкканчы язу-сызулар туктала. Китап планга керсә, көтеп яши башлыйм. Башка берни дә язалмам кебек, күңел бушап калгандай була. Яңа китап кулга керүгә, иҗат итәргә теләк уяна һәм тагын тынычлыгымны югалтам.
Сезнең ниндидер бер псевдоним белән язарга уйлаганыгыз булмадымы?
-Псевдоним турында уйлаганым булмады. Әдәбиятка соң килдем. Язармын дигән ышанычым да ныклы түгел иде. «Татар язучысы Зинаида Захарова булмый инде» диючеләр булды, әлбәттә.
Хисләргә сай һәм күзаллавы, фантазиясе булмаган кеше язучы була аламы?
- Хисләргә сай булса да, кайбер язучылар фикер тирәнлеге белән шаккатыра .Хисләргә бай, фикерләре белән дә сокландыручы, бай тәҗрибәсе булган, тормышны яхшы белгән язучылар бик күп. Алар өлкәннәр арасында да, яшьләрдә җитәрлек.
Сез башка язучылар белән дусмы? Дус булу иҗатка ярдәм итәме?
-Язучылар белән аралашып яшим. Физмат тәмамлаган кеше буларак миңа редактор кирәк. Язганнарымны укып, үз фикерләрен җиткерүче дусларым бар. Әлмәт язучылары минем иҗатка битараф түгелләр. Форсаттан файдаланып барсына да рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Балалар өчен шигырьләр җиңел языла, үзем тоемлаганча эшләп чыгам. Ярдәм сораганым юк. Хикәяләр язу авыррак.
Язучы буларак, сез кайсы авторның нинди әсәре укучылар тарафыннан бәяләнмәгән дип саныйсыз?
-Нияз Акмал иҗатын яратам. Иртәрәк китү сәбәпледер, аның иҗаты бәяләнмгән дип уйлыйм. Күптән түгел, Хәсән Сарьян иҗаты белән таныштым. «Бер ананың биш улы» повестен сокланып укыдым. 48 яшендә бакыйлыкка күчә, иҗаты бәяләнмәгән дип саныйм. Саный китсәң, андый язучылар байтак инде ул. Иҗаты бәяләнгән язучы бик бәхетле.
Үзегезнең геройларыгызга исемнәрне каян алып кушасыз? Кемнедер күз алдында тотасызмы? Сезнең герой белән чын ул исемне йөртүче арасында охшашлык буламы?
-Балалар өчен шигырьләрдәге геройларга исемнәр эзләп утырасы юк. Биш оныгым бар. Виктория, Егор, Роман, Герман, Кристина шигырьләргә барсы да кергән. Хикәяләрдәге геройларга исемнәр биргәндә, кемнедер күз алдында томыйм. Ул исемне йөртүчеләр арасында герой белән охшашлык юк.
Укучыларның Сезнең әсәрләр турында язган фикерләрен укыйсызмы?
- Интернеттан укучыларның фикерләрен укып утырмыйм. Әсәрне укыганнан соң, үземә уңай фикерләр генә әйтүчеләр бик күп. Ихлас әйтәләрме, ансын бер Алла гына белә.
Иҗат процессының иң авыр өлеше кайчан?
-Иҗат өлешенең иң авыр өлеше: Язганнарны үземә ошарлык итеп эшләп бетерүдер. Соңгы ноктаны кую бик авыр. Әсәр укучыга да ошарга тиеш бит әле. Әсәр язылып тәмам булгач та «суытырга» куям. Вакыт үтәргә тиеш. Аңа кайтып укыганда, кайчакта, ул башка кешенеке кебек кабул ителә. Кимчелекләре күренә. Кайчак ничек яздым икән дигән сорау да туа.
Балалар өчен шактый гына фантастик әсәрләрегез бар. Андый әсәрләр иҗат иткәндә каян илһам аласыз?
-Балалар өчен фантастик хикәяләр, шигырьләрем бар. Алар әкиятләр бит инде. 2023 елда хикәяләрем “Рухият” нәшриятендә дөнья күрде. Китапның исеме үк “Маҗаралы хәлләр”. Нәшрияткә тапшырганда хикәяләр күп түгел, бик гадиләр иде. Китап 35 битле булыр дип уйлаган идем. Интернетта Ркаил Зәйдулланың “Балалар өчен фэнтези кирәк”, -дигән язмасын күрдем. Көн-төн яздым мин аларны. Китап чыкканчы тапшырырга өлгердем. Редакторыма ул хикәяләр бик ошады. Гади хикәяләр белән бергә маҗаралы хәлләр дә урын алды. Күпләр мәктәп тормышыннан алып язылган, гади хикәяләрне яратты. Фантастика бар кешегә дә ошамый. Монда инде сайлау мөмкинлеге бар. Өлкәннәр дә яратып укыды.
Язудан тыш буш вакытыгызда ниләр белән шөгылҗләнергә яратасыз?
-Авылда, ел әйләнәсе эш бетми. Җәй көне иҗатым бакчага күчә. Авыр булса да, бакча эшен яратам. Бу әти- әнидән киләдер. Әни үләр алдыннан “Эх, бакчам кала”, -дип хәсрәтләнде. Чәчәкләр күп үстерәм. Яшелчә, җиләк-җимеш. Теплицам да бар. Узган –барган мактап та куйса, канатланып эшлим. Безнең бакчада чүп үсми.
Язучыны нәрсә яхшы язучы итә?
-Язучыны, дөнья күргән, бәясен алган әсәрләре яхшы язучы итә дип уйлыйм. Язучы кеше заманадан алда баручы, җирдән күтәрелгән булырга тиештер. Бүгенге көндә язучыга гонорар бик аз түләнә. Хезмәтенә дөрес бәя бирелми. Шулай да чын язучы язмыйча яши алмыйдыр. Ул бар яктан да камил булырга тиеш дип уйлыйм. Үз-үзен тотышы, тәрбиясе турында әйтеп торасы да юк. Яхшы язучы булу өчен каләмдәшләреңнең иҗатын белергә, күп укырга кирәктер.
Берәрсен хаксызга рәнҗетсәгез, сез ул кешедән гафу үтенергә кирәк дип саныйсызмы?
-Кеше рәнҗетергә язмасын. Тормышта төрле хәлләр була. Ул турыда язган шигерем дә бар.
Кимчелекләрдән, юк, азат түгел
Әйткәч кенә уйлыйм сүземне.
Үпкәләткән булсам берегезне,
Зинһар, кичерегез үземне.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Иҗат уңышлары Сезгә! Туган көнегез котлы булсын!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа