Әлмәтнең «Каракүз» командасы КиВиН иясе булды
Әлмәт вәкилләренә 13 команда белән көрәшергә туры килде.
Әлмәтнең "Каракүз" КиВиН иясе булды. Бу хакта Татарстан Яшьләр министрлыгы вәкилләре хәбәр итә.
Әлмәт уенчылары – узган юмор ярышларында республика данын яклаган бердәнбер уенчылар. Аларга 13 команда белән көрәшергә туры килде. Уеннарда Новосибирск, Белгород өлкәләре, Ставрополь крае, Чиләбе, Казахстан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән вәкилләр катнашты.
"Голосящий КИВИН" чыгарылышын «Беренче канал»да трансляцияләделәр. Уен Светлогорскта узды.
Әлмәтлеләр җиңү яулады, алтын КиВиНлы булды.
Фото: ТР Яшьләр министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа