Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яңа елны яңа җиңүләр белән!

Ел тәмамланырга санаулы көннәр калганда «Яңа татар пьесасы-2024» лауреатлары билгеле булды.

Бәйгегә барлыгы 62 әсәр кабул ителгән, жюри тарафыннан 2 турга 21 пьеса сайланган. Комиссия финалга чыккан әсәрләр арасында сигезен премияләргә лаек дип карар чыгарган. 3 призлы урыннан тыш 3 кызыксындыру премиясе, «Балалар өчен пьеса» номинациясе һәм Мәдәният министрлыгы премиясе каралган. Бәйге ябык форматта уздырылды.
«Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесе нәтиҗәләрен Камал театрында Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан оештырылган «Син сазыңны уйнадың» әдәби-музыкаль кичә алдыннан игълан иттеләр. I премия «Галәмне гизгән татар» пьесасы өчен Артур Ибраһимовка тапшырылды. Артур үткән бәйгедә II, III премияләрне алган иде. Ул «НПО ТН-БИОТЕХ» компаниясендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.
– Әлеге конкурс 2004 елдан, 2 елга бер тапкыр уздырыла торган чара. Мин үзем икенче тапкыр катнашам. 2022 елда өч пьеса җибәреп, икесе финалга уздылар, 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар. Бу юлы бер әсәр җибәрдем. Икене җибәрәсе идем, тик «Шагыйрь» дигән пьесамны июнь аенда «Идел» журналында бастырып чыгардылар.
Дөресен генә әйткәндә, Камалда танылган татар драматургия «монстрларын» күргәч бу юлы өмет юк дип уйладым. Ләкин беренче урын дип игълан иткәч, пьесаның чыннан да начар булмаганына ышандым. Чөнки жюрида галимнәр, режиссерлар, белгечләр, театр директорлары. Алар болай гына урын бирмиләр. Бу бәйгене бүгенге көндә татар драматургиясен саклап калуга, аны баетуга юнәлтелгән төп чара дип уйлыйм. Аның гаделлеге, соңгы мизгелгә кадәр «сукыр» булып калуы яшь язучыларга өмет бирә, мөмкинлек тудыра. Әгәр дә күңелдә иҗат теләге, иҗади «тынгысызлык» бар икән, һәркем үзен сынап карый ала. Ә килеп чыкмаса, ике ел көтеп тагын җибәрергә кирәк. Иң мөһиме – теләк. «Син язарга тиеш түгел, синнән булып чыкмый, кем син?» дигән сүзләр ишеткәнем булды, үҗәтлегем җиңде. Яшь язучыларга үрнәк булырмын дип ышанам, – ди Артур Ибраһимов.
Иҗади уңышлар ташламасын сине, Артур! Әлмәтнең үз драматургы булырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса