Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә әлмәтлеләр актив катнашты

Татарстан республикасы Рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР Профсоюзлар федерациясе тарафыннан хупланган әлеге конкурс Татарстанда инде 30 елга якын уздырыла.

18 декабрьдә Баулыда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" чарасы узды.

Аның максаты-эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыклау һәм бүләкләү, аларның социаль активлыгын арттыру һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Конкурста Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 8 районнан (Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск, Сарман, Ютазы районнары) 50 конкурсант катнашты, алар иң яхшылар булу хокукы өчен ярыштылар.

«Ел саен мине хатын-кыз талантының бетмәс-төкәнмәс булуы гаҗәпләндерә. Бу хатын - кызларның бүгенге дөньяда нинди зур роль уйнауларын һәм аларны ничек башкаруларын күрү өчен менә дигән мөмкинлек», - «Татарстан хатын-кызлары» төбәк бүлеге Президиумы әгъзасы Әхмәдиева Гүзәлия.

Әлмәт хатын-кызлар берлеге түбәндәге номинацияләрдә ун искиткеч катнашучыны тәкъдим итте.

Әлмәт муниципаль районыннан ун катнашучының тугызы республика конкурсының финалына үтте һәм үз номинацияләрендә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк. Бу җиңүләр аларның талантын, көчен һәм төбәк үсешенә керткән өлешен тану.

Конкурсантларның уңышы – Әлмәт хатын-кызлар берлегенең Роза Әфләтунова җитәкчелегендәге бердәм командасы казанышы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса