«Кадим Әлмәт»: үткәнне саклау, традицияләрне популярлаштыру һәм киләчәкне булдыру
Яңа елга нинди кәеф белән керү искесен ничек тәмамлауга бик нык бәйле. «Кадим Әлмәт» журналистлар өчен шундый бүләк әзерләде.
Коллектив «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә, Россиядә иң зур борынгы артефактлар җыелмасы булган төрки музыка кораллары күргәзмәсендә нигезләнә. Безне алар шунда каршы алдылар. Җаннарны иркәләп берсеннән-берсе моңлы татар, төрки аһәң агылды. Тамашачы өчен бик сирәк күренә, сирәк ишетелә торган музыка кораллары, аларның үзенчәлекле яңгырашы әсир итә.
Бу бары тик матбугат конференциясенә кереш кенә иде. Очрашу, аралашу танышудан башланып китте. Чарада «Татнефть» Хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Павел Корчагин, «Кадим Әлмәт» коллективының сәнгать җитәкчесе Эрдни Чавлинов һәм төрки музыка кораллары күргәзмәсенең гид-экскурсоводы («Кадим Әлмәт» коллективы вокалисты) Зөлфия Гавриловалар катнашты. Сораулар бик күп иде. Коллективның максаты, репертуар нинди, солистлар составы ничек туплана, киләчәккә планнар һ. б.
«Кадим Әлмәт» этник музыка коллективы: Идел буеның борынгы мәдәниятен торгызу
- Коллектив «Татнефть» компаниясе тарафыннан Идел буеның музыкаль мирасын популярлаштыру максатында оештырылган. Коллективның миссиясе уникаль музыка коралларын куллану һәм әсәрләрне башкаруга аутентик якын килү аша традицион мәдәниятне торгызу, – диде Павел Корчагин.
Чыннан да, бу мирас белән илһамланган ансамбль музыкаль төркем генә түгел, ә Идел буе халыкларының күп гасырлык тәҗрибәсен һәм генетик хәтерен эзлекле рәвештә популярлаштыручы булып тора.
Ансамбль эшчәнлегенең әһәмияте
Ансамбль эше туган якны өйрәнү һәм төбәкнең мәдәни үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Үзенең концерт программалары һәм альбомнары аша коллектив Идел буе тарихының һәм тәңгәллегенең мөһим өлеше булган, бөтенләй диярлек юкка чыккан музыкаль традицияләрне тормышка кайтара.
Ансамбльдә барысы да яшь егетләр, яшь кызлар. Курайда бик тә моңлы уйнаган ететне мин Мөслимдә яшәп иҗат итүче балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановка охшаттым. Сиземләү сәләтем ялгышмады, чыннан да ул Мөҗәһит абыйның оныгы Булат Әхмәтҗанов булып чыкты.
- Бабай үзенең бөтен оныгына кече милли сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләде. Бөтен оныгы гармунда, курайда уйный. Милли музыка югалырга тиеш түгел. Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, укытучым, якташыбыз, Фәридә Нуриева миңа әлеге коллективка барырга тәкъдим итте. Этномузыка ул үткәнебез генә түгел, ул музыкаль сәнгатьнең киләчәге, – диде Булат Әхмәтҗанов.
Этник музыканы популярлаштыру
Ансамбльнең үз тәҗрибәсен тарату һәм этник музыканы Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә популярлаштыру эшчәнлеге аеруча кыйммәтле. Ансамбль Россия һәм халыкара фестивальләрдә актив чыгыш ясый, аудиторияне Идел буе халыкларының уникаль әсәрләре белән таныштыра.
Аутентик яңгырашны саклау, 45 тән артык төрки музыка коралын куллану һәм башкаруның традицион формалары этник музыка белән шөгыльләнүче башка коллективлар өчен үрнәк булып тора. Бу тәҗрибә бөтен ил буйлап музыкантларны локаль мәдәни традицияләрне тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыруга илһамландыра.
Ансамбль Татарстан һәм күрше төбәкләр буенча этнографик экспедицияләрдә җыелган әсәрләрне башкара. Коллективны репертуар белән якташыбыз, сәнгать фәннәре белгече Геннадий Макаров тәэмин итеп тора.
Концерт программаларында кыл кубыз, саз, даф, ятаган һәм курай кебек аутентик музыка кораллары кулланыла. Бу тамашачыларга борынгы традицияләр атмосферасына чумарга һәм музыканы йөзләрчә еллар элек яңгыраганча ишетергә мөмкинлек бирә.
Коллектив тырышлыгы белән Әлмәт һәм Идел буеның башка шәһәрләрендә яшәүчеләр, туган як тарихының яңа аспектларын ачып, ата-бабаларының музыкаль мирасына кагылу өчен уникаль мөмкинлек алалар.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа