Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным...

Әни, мин сиңа мавзолей куярмын дип әйтә алмыйм, ләкин мин сиңа беркайчан да онытмаячак иң затлы, иң назлы җырны язармын.

Ул җыр бер кешене дә битараф калдырмый. Чөнки ул җырга адәм баласының бөтен гомере сыеп беткән.

Әниләргә багышланган җырлар бик күп. Күп булсын, әниләр моңа бик лаек. Кулымнан, хәлемнән килсә, дөнья йөзендәге һәр әнигә багышлап җыр язар идем әле мин.

Әниләр турындагы бер генә җырны булса да һәр кеше тапкырлау таблицасын белгән кебек белергә тиештер. Ә андый җыр бар. Аны беркем дә тыныч кына тыңлый алмый. Алай дисәң, тыңланган да, җырланган да. Безнең буын мәктәптә шул җырны җырлады да, тыңлады да. Тик ул вакытта берни дә аңламаганбыз. Бәлки мин генә аңламаганмындыр. Шуңа күрә дә ул җырны хәзер еламыйча тыңлый алмыйм. Мөхәммәт ага Мәһдиев: «Кешегә акыл бик соң керә. Миңа бигрәк тә соң керде», ди. Шуның кебек, бәлки мин генә соңрак аңлый башлаганмындыр. Алай дисәң...

Сүзем безгә генә түгел, бөтен төрки дөньяга таныш, татары да, башкорты да, үзбәк, каракалпак һәм башкалар үзләренеке дип санап йөрткән казах җыры – «Әниемә» хакында. Аның автор язган исеме «Ана туралы җыр». Казах телендә бу шулай атала. «Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, җыйгансың син миңа бар гөлен даланың...» Ишетәсез бит ул җырны? Колак белән түгел, җаныгыз белән ишетәсез. Ул җыр бөтен җаныгызны айкый. Сез елыйсыз. Ник елаганыгызны да әйтә алмыйсыз. Аны беркем дә әйтә алмый. Үзем язам, үземнең ирексездән яшьләрем тәгәри. Бугазымны авырттырып төер тыгыла. Юк, мин беләм, күпләр хәзер шул хәлдә. Бу бит шундый җыр. Никадәр җылы сүз әйтелмәгән, никадәр наз бирелми, түләнми калган бурыч булып тора. Без – балалар начар булудан түгел, бу – яшәеш законы.

...Улым, Хак Тәгаләнең кодрәте киң, могҗизасы күп аның. Бала тугач та, Аллаһ Тәгалә ана белән бала арасын пәрдәләп куйган ди. Әгәр дә шулай булмаса, бала анасыннан, анасы баласыннан аерыла алмыйча гел җитәкләшеп кенә йөриселәре булган ди... Әби миңа шулай сөйли иде.

Әйе, ул хаклы булган. Тормыш шулай шул. Ятимлекнең яше юктыр. Әнисез калу, ничә яшьтә булуыңа карамастан, иң зур югалту. Әлеге җырны 1960 еллар башында «Әниемә» исеме белән татар дөньясына Флера Сөләйманова ишеттерә. Ул елларда Казах филармониясендә эшләгәнлектән, башта казах телендә җырлый. Казанга кайткач аны Госман Әхмәтҗанов татар теленә тәрҗемә итә. Биш яшендә әнисез калган Флера Сөләйманованың рухи халәтенә, җанына бик тәңгәл килә әлеге җыр. Тора-бара ул аның визит карточкасына әверелә. Аны казах авторлары Шәмши Калдаяков белән Гафу Каербәков язганлыгын күпләр белмиләр дә. Чөнки ул җан, күңел белән язылган һәм шулай җырлана. Аны җырлый дип тә булмыйдыр. Аның тавышы безне иң бәхетле чакка – әниле чакка алып кайта. Ә «казах җыры падишасы» (аны казахлар шулай дип атыйлар икән) булган җыр болай туа.

Шәмшинең әнисе дәвалап булмый торган авыру белән авырый башлый. Үзенең үләсен сизенгән әни кеше Алма-Атада укучы улын чакырта.

«Балам, мин тормыштан иртә китәм. Ходай миңа оныкларымны яратырга һәм киленемне күрергә насыйп итмәгән. Язмыш шундый. Бар теләгем – син яшә! Җырыңнан бүленмә, бәхетле бул, балакаем», – ди.

Әнисенең сүзләрен ишеткәч, Шәмши үзен сабый бала кебек хис итә. Бераз торгач, әнисе аңа дөньяны яктыртып җибәргән кебек тоела. Шул мизгелдә Шәмши:

«Әни, мин сиңа мавзолей куярмын дип әйтә алмыйм, ләкин мин сиңа беркайчан да онытмаячак иң затлы, иң назлы җырны язармын», – ди.

Шәмши консерваториядә укыганда авылдан әнисе үлгән дигән кайгылы хәбәр килеп ирешә. Хәбәрне ишетү белән, ул укуын ташлап, авылына ашыга. Әнисенең вакытсыз үлүе аның күңеленә тирән уелып кала. Ул бар җирдән әнисен, аның җанын, рухын, тавышын, төсен эзли. Шулай итеп, сүзләре булмаган җыр – әниләргә карата әйтеп-аңлатып булмый торган, җан ярасы белән сугарылган ярату, әни турында мәдхия көй туа. 

Алма-Атага кайткач, ул Язучылар союзына китә. Шагыйрь язучы замандашларына әни турында шигырь язып бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә. Шунда замандашлары аңа күптән түгел генә әнисе үлгән Гафуга барырга киңәш итәләр.

Шәмши шунда ук шагыйрь Гафу Каербәковка китә. Гафу көйне тыңлый да бераз вакыт дәшми тора. Ул да әнисенә багышлап җыр язарга уйлаган була. Композиторның моңсу музыкасыннан соң ул 15 минут эчендә «Ана туралы җыр» текстын яза. Җыр шулай туа.

Ана сөте, ана назы, сөюе белән сугарылган гаҗәеп җырны яттан белмәгән кеше юктыр. Без шушы җырны дөньяга тудырган авторларның әниләренә дә рәхмәтле. Анага хөрмәт – һәр баланың бурычы. Бу җыр һәр кешенең күңелен, йөрәген кузгатыр һәм әнисен сагыну хисе уятыр. Чөнки бу җыр әнигә булган чиксез мәхәббәттән туган. Шуңа да ул 60 елдан артык үзенең дәрәҗәсен, актуальлеген, тамашачылар мәхәббәтен югалтмый яши.

 

Шәмши (Җәмшид) Калдаяков 1930 елның 15 августында Казахстанның Сыр-Дарья округы Төркестан районы «Тимур» совхозында туа. Казах, совет композиторы, Казахстанның халык артисты. 1992 елның 29 февралендә Казахстанның Алма-Ата каласында вафат була.

Чын исеме Җәмшид булса да, кечкенә чакта иркәләп Шәмши дип йөртәләр. Тора-бара ул исемен документларында да Шәмши дип яздыра. Әтисе Анапия тимерче була, думбрада, кубызда уйный. Аягында миңе булганга Калдыаяк дип йөрткәннәр. Әнисе Сәхибҗамал бик оста җырлый. 1961 елда әнисе үлеп китә һәм Шәмши «Ана туралы җыр»ын яза.

 

Гафу Каербәков 1928 елның 12 августында Казахстанның Костанай өлкәсе Тургай поселогында туа. 1952 елда Абай исемендәге Казахстан педагогия институтын тәмамлый. «Казах әдәбияты» газетасында баш мөхәррир, «Язучы» нәшриятында поэзия бүлеген җитәкли. Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1994 елның 3 ноябрендә вафат була.

Рәфкать Шаһиев

 

Әниемә (Ана туралы җыр)

Гафу Каербәков сүзләре, Шәмши Калдаяков көе

Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе

 

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,

Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,

Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,

Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

 

Кушымта:

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,

Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,

Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

 

Боларга бәрабәр ни генә бирәем,

Бердәнбер бүләгем – тугыры йөрәгем.

Итә күр канәгать, риза бул шушыңа,

Үзеңә аталган җырымны кушып ал.

 

Кушымта:

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,

Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,

Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

 

Бурычлы сиңа мин, әнкәем-алтыным,

Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.

Ай белән кояшны бирим дип уйладым,

Үрелеп алырга җитмәде буйларым.

 

Кушымта:

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,

Куеның – гөлбакча, назлы җил – сулышың.

Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,

Күңелең назларын күзеңнән таныймын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса