Шәһәребезнең яшьтәше булган клубта
Әлмәт кызы, яраткан актрисабыз Наилә Мифтахетдинова «Горький клубы»нда театр түгәрәге алып бара. Кичәләрне ике телдә оештыра. Рус телендәгеләре дә бик яхшы үтә.
Безгә иң якыны ана телебездәгеләре. Чираттагысы, 11 ноябрьдәгесе, «Горький клубы»ның тарихына багышланды. Шәһәребезнең яшьтәше булган клубта әдәби түгәрәк ачылып, әдәбиятның сихри көче дөньяга танылган. Иҗатка омтылган, моңга сусаган эшче яшьләр кичләрен бергә җыелып шигырьләр укыганнар, җырлар җырлаганнар, гармунга биегәннәр. Клуб эче гөрләп торган. Әлеге могҗизаның башында Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова булган. Яшь кенә Клара Булатова, Энҗе Мөэминова, Шамил Бикчурин, Илдар Әхсәнов түгәрәккә дәртләнеп йөргәннәр.
Йөз елдан артык тарихы булган беренче мәктәптә ачылган әдәби түгәрәк колач җәйгән, әдәби бүлеккә әйләнгән. Кичәдә дә шул тарихи вакыйгалар турында искә алдылар. Әлмәт театрының талантлы артистлары шул чор вакыйгаларын җанландырдылар, безнең алдыбызда яшь Әдип белән Саҗидә хатлары укылды. Бер-беренә язган гади генә хатларның юл арасына мәхәббәт тарихы салынган. Ике яшь йөрәкнең бер-берсенә булган саф хисләре, гашыйк булулары ачыла. Ярату бит ул сүзләр белән әйтелми, хис белән өретелә. Менә ул чын мәхәббәт!
Тарихка кереп киткәч, бина төзелү тарихы, яшь Әлмәт шәһәренең урамнары, яңа биналары белән дә таныштык. Кунак буларак чакырылган Рәфкать Шаһиев, Айдар Газизуллин, Гөлия Җамалиевалар яшьләр каршында чыгыш ясадылар.
Яшьләр диюем, музыка көллияте, физкультура техникумы, медицина көллияте, политехник техникум, сәүдә-икьтисад техникумы, КИУ студентлары иде. Кичке вакытларын безнең белән аралашуга, сүз көчен тоярга багышлаганнары өчен рәхмәт аларга. Афәрин, кызлар, егетләр! Укытучы апаларыгызга да рәхмәт.
Рәфкать Шириаздан улы язучылар бүлеге оешу турында сөйләде. Күренекле әдипләребез белән таныштырды, иҗатларына тукталды. Әлмәт бүлеген исемнәре әдәбият сөючеләргә билгеле шәхесләр җитәкләгән. Әдип Маликов, Гариф Ахунов, Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффар, Нур Әхмәдиев, Разим Вәлиуллин, Данил Салихов, Илүсә Нәбиуллина, Рәфкать Шаһиев. Һәркайсының очлы каләме, саллы иҗаты бар. Горурланып укырлык.
Айдар Нияз улы яшь кенә булса да Әлмәт районы һәм шәһәрендә гаять дәрәҗәдә күп эшләр башкара. Бүгенге көндә туган якны өйрәнү музеен җитәкли. Күркәм проектлары белән барыбызны да шаккатыра. Җан атып эшләүче егетебез бик шәп шигырь дә сөйләде, яшьләрнең күңелләренә үтеп керерлек сүзләрен дә җиткерде, киңәшләрен дә бирде.
Мин дә үз чиратымда тарихи вакыйгалар белән уртаклаштым. Әлмәткә төзелеш техникумына укырга 1978 елда килгәннән бирле районыбызның мәдәни тормышында кайнап яшим. Мәдәният, әдәбият дөньясы минем өчен изге. Игътибар белән тыңлап утырулары, чара беткәч фотога төшәргә теләк белдерүләре яшьләрнең битараф булмауларын, кызыксынуларын күрсәтте.
Наилә Рифкать кызына искиткеч җылы кичә оештыруына, рухи яктан тәрбия бирүенә, яшьләрне үстерүенә рәхмәт. Кичәне оештыруда ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга, кунакларга да рәхмәт. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.
Гөлия Җамалиева,
«Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе, әдәби әйдаман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа