Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе үткәрелә

Катнашырга теләүчеләр гаризаларны 1 ноябрьгә кадәр җибәрергә тиеш.


«Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы карары белән 2024 елның 10 октябреннән республикада традицион «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә. Оештыручылар исәбенә шулай ук Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан республикасы профсоюзлар федерациясе керә.
Ул республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә, яшь буынга тәрбия бирүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклауга һәм җәмгыятькә тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.
Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгелиләр: «Хатын – кыз – ана», «Хатын – кыз – мәдәният һәм рухият», «Хатын – кыз – галим», «Минем язмышым-минем һөнәрем (производство хатын – кызы)», «Хатын – кыз – лидер», «Хатын-кыз-бизнес-леди», «Өченче буындагы Героиня», «Хатын-кыз-ел үрнәге», «Ир-ат-лидер», «Ир-ат-игелекле йөрәк».
Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә муниципаль тур (2024 елның 10 октябреннән 29 ноябренә кадәр), зона туры (2024 елның 1 декабреннән 2025 елның 10 февраленә кадәр) уза. Конкурсның финалы гадәттәгечә халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда узачак.
Катнашу шартлары: 1. Анкета тутырырга.  2. 1 минутлык видеоролик-үзпрезентация ясарга. 3. Анкета һәм видеороликны электрон почтага җибәрергә: Amr_konkurs2024@mail.ru. Катнашуга гаризалар 2024 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса