Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры үзенең спектакльләренең берсенең юбилеен билгеләп үтте

«Кызлар килде авылга» комедиясе сәхнәдән 15 ел төшми.

2009 елдаспектаткль 65 нче театр сезонын ачты һәм шуннан бирле тамашачылар аны сәхнәдән җибәрмиләр. Инде берничә актер составы алышынган, әмма декорацияләр һәм костюмнар элеккечә калган. Спектакльнең алыштыргысыз актерлары булып, Мәстүрә апа ролендә ТР халык артисты Раушания Фәйзуллина һәм тизрәк өйләнергә теләүче Әмир ролен башкаручы ТР атказанган артисты Эдуард Латыйпов калды.

Комедиянең сюжеты үлеп баручы авыл проблемасы тирәсендә корылган: кызлар туган җирләренә әйләнеп кайтырга теләмиләр, шәһәрдә яшәүне өстен күрәләр, ә егетләр шәһәргә ашыкмыйлар. Ә туган җире өчен җаны-тәне белән борчылган Мәстүрә апа яңа парлар ясау өчен төрле хәйләләргә бара.

Юбилей кичәсенә спектакльнең премьерасында уйнаган артистлар, режиссер Илдар Хәйруллин, драматург Наил Гаетбай һәм хореограф килде. Алар өчен, барлык тамашачылар өчен кебек үк, спектакльнең альтернатив финалы көтелмәгән булды. Экранда фильм барлыкка килде, анда куелышның дүрт героеның туйларын күрсәттеләр. Ә соңыннан кәләшләрнең букетларын тамашачылар тота алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый финал юбилей күрсәтү өчен генә булды. Калган көннәрдә тамашачылар драматург язган пьеса буенча спектакль күрәчәк. Чиратта  «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең юбилее. 2025 елда бу комедиягә 10 ел тула.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса