Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Талантлы әлмәтлеләр мюзикл күрсәтәчәк

Спектакльнең төп үзенчәлеге-аның артистлары. Рольләрне гади кешеләр-шәһәрнең талантлы яшьләре башкарачак.

«Борынгы шәһәр турындагы Сага» - төрки халыкның һәм борынгы риваятьләрдәге мифик затларның каршы тору тарихы.

Сценарийны Мәскәү драматургы Ирина Волковая, кайчандыр хәзерге Татарстан территориясендә яшәгән халыкларның риваятьләре һәм мифологиясе белән илһамланып язган. Либретто музыка язарга композитор, Әлмәтнең автор җыры клубы җитәкчесе Виктор Полуполтиновны рухландыра. Аның мюзикл кую идеясе туа. Аны «Татнефть» хәйрия фонды хуплый. Спектакль өстендә көчле команда эшли. Аны Казан яшь тамашачы театры режиссеры Лилия Нурель куя. Продюсерлык белән «Демидов йорты» арт-резиденциясе җитәкчесе Нәргис Сәмигуллина шөгыльләнә. Костюмнар һәм декорацияләрне театр куелышлары, проектлар, Казандагы Универсиаданы ачу һәм ябу буенча Россия рәссамы Давид Мативосян ясый. Вокал юнәлеше белән Екатерина Александрова, вокал буенча педагог, «Голос» студиясе җитәкчесе, бию юнәлеше белән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Апраксин җитәкчелек итә. Проектның хореографлары - «Алтын битлек» театраль премиясе номинантлары Марсель һәм Мария Нуриевлар. Яктылык эффектлары өчен Ольга Окулова җавап бирә. Рольләрне исә вокал һәм театр сәнгатенә тартылучы эшләүче яшьләр арасыннан профессиональ булмаган артистлар башкара. Тамашачы хәзерге заман һәм фольклорны берләштергән музыка озата барган төрки риваятьләрне күрәчәк. Чын гаилә мюзиклының премьерасы 27 сентябрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса