Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә чәчәкләрдән һәм төзелеш материалларыннан композиция ясадылар

Очрашу төбәк ландшафтына багышланган чаралар циклының дәвамы булды.

Тере чәчәкләрдән һәм җирле төзелеш материалларыннан  торган композицияне Әлмәтнең «ачык остаханәләрендә» ясадылар. Эш дөньякүләм танылган флорист Регина Ловцова җитәкчелегендә алып барылды, ул Әлмәткә килеп,   барлык теләүчеләр өчен бушлай мастер-класс уздырды. Очрашу төбәк ландшафтына багышланган чаралар циклының дәвамы булды. 2020 елда Әлмәт тирәсендәге калкулыкларга этно-ботаник экспедиция үткәрелде, аның барышында төрле орлыкларның 60тан артык төре җыелды. 2023 елда  җирле үләннәр һәм үсемлекләр белән индустриаль сквер булдырылды. Регина Ловцова-Turcan Петербург бюросы флористы. Август башында «ачык остаханәләрдә»  скульптор Павел Игнатьевның Чупай ташы буенча лабораториясе булып узды. Ә бер айдан соң бу материал яңадан иҗат объекты булды. Мастер-класста катнашучылар өчен материаллар сыйфатында арматура, Чупай ташы, кыргый үләннәр, кыр үсемлекләре һәм тере чәчәкләр булуы көтелмәгән хәл булды. Әмма Регинаның тәҗрибәле кулларында гадәти булмаган объектлар үзләрен яңа яктан күрсәттеләр һәм  көзге сюжетка әверелделәр. Арматура салынган Чупай ташы композиция өчен нигез булды. Чыбыкларга кыргый үсемлекләр һәм махсус колбалар беркеткәннәр, аннары аларга тере чәчәкләр куйганнар. Ләкин башкаруның катлаулы булуына карамастан, останың сизгер җитәкчелегендә эшне барысы да башкарып чыкты. Объектлар һәм үсемлекләр кушылмасында хәтта таш аша үтеп керә торган чәчәк метафорасы гәүдәләнгән. 

«Әлмәттә мастер-класс уздыру минем үзем өчен, чараны оештыру белән шөгыльләнгән Бюро Новь командасы — гаҗәеп якты, ачык, үз эшләре белән янып торган һәм бу дөньяны һәм Әлмәт шәһәрен яхшырак итәргә омтылган кешеләр белән танышудан башлап, һәр яктан күңелле ачыш булды. Әлмәттә булганда мин үземне өйдә кебек хис иттем. Шәһәр уңайлы, чиста, пөхтә төзелешле, чәчәк атучы бакчаларга чумган, үсеш алган инфраструктуралы һәм аңа хас стильле. «Ачык остаханәләр»нең беренче класслы җиһазландырылган киңлеге искиткеч тәэсир калдыра. Мин Санкт-Петербургта мондый уңайлы форматта иҗат итәргә һәм үз осталыкларын тирә — юньдәгеләр белән уртаклашырга мөмкинлек булган иҗади кешеләрнең мондый берләшмәсен очратмадым», - диде Регина Ловцова.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса