Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Рухият китапларын укыйм»

Татар радиосы уенын-чынын бергә кушып, «Акча түләп китапны бастырып була, акча түләп китапны укытып булмый», ди.

Сүз дә юк, ниндидер хаклык бардыр монда. Акча түләп китап бастырып булса да, язучының китабын бастырырга акчасы булмый әле аның. Чөнки китап язучы акча эшләми, акча эшләүче китап язмый. Ләкин сүзебез ул хакта түгел. Китап һәм китап уку турында.

Хәзерге заманда китап укучылар юк дип әйтергә яратсак та, шушы көннәрдә «Нефтьче» Мәдәният сараендагы яңа китапханәдә узган чара моның киресен раслады. «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият китапларын укыйм» мәдәни проекты кысаларында әлеге нәшриятта дөнья күргән китапларның ни дәрәҗәдә актив укылышын ачыклау һәм иң популяр авторларны, әлеге эшне пропагандалаган китапханәләр һәм әдәби берләшмәләрне бүләкләү булды.

Әйе, «Рухият» нәшриятында бик күп китаплар дөнья күрә. Анда балалар әдәбияты да, матур әдәбият, фәнни-популяр китаплар да бар. Татар, рус, чуваш телләрендә нәшер ителә алар. Бу нефтьчеләребезнең укучыларга, әдәбият яратучыларга иң зур бүләгедер. Бер генә зур оешма да социаль юнәлештә шулкадәр эш башкармый. Сүз дә юк, китаплар басыла тора, аларны китапханәләргә, мәктәпләргә тараталар. Ә менә аларны укыйлармы? Әлеге проектның авторы Ф. Шәйхетдинованы нәкъ менә шул кызыксындыра. Һәм ул кызыклы проект әзерләп язучыларга, әдәбият сөючеләргә бәйрәм оештырды.

Чарага «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Р. Мөхәммәдиев, Хәйрия фонды директоры Р. Мамин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р. Зәйдулла, Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәреннән, Мөслимнән бик күп язучылар килгән иде. Аларның һәркайсы нефтьчеләребезнең татар әдәбиятына, бигрәк тә яшь, башлап язучыларның иҗатын үстерүгә керткән зур хезмәтләрен ассызыкладылар. Әлеге проект, кайсы авторның китабы иң күп укылуын, нефть төбәгендәге кайсы район китапханәсенең, әдәби берләшмәнең әлеге китаплапны укучыга җиткерүдә актив эш алып баруын бөртекләп өйрәнеп, нәтиҗәләр чыгарды. Җиңүчеләр арасында үзебезнең язучыларыбыз К. Булатова, Е. Аничкина, Р. Фәрхетдиноваларның, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе, С. Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханә, шәһәрнең 25 нче мәктәбе булу үзе зур сөенеч. Хәйрия фонды һәр номинациягә акчалата бүләк әзерләгән иде. Һәрвакыттагыча, ачык йөз, тәмле чәй һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса